Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь , 14:22

Агачларыгызны агарттыгызмы әле?

Агачлары агартылган хуҗаларның тырышлыклары әллә кайдан күренә. Хәстәрләгәннәр.

Агачларыгызны агарттыгызмы әле?
Агачларыгызны агарттыгызмы әле?

Агачларны агарткан кеше  киләчәк  ел уңышын көздән  хәстәрли кебек.
Агарту эшен һава температурасы  +4...+5 градуска кадәр төшкәч башкарырга кирәк.
Беренче чиратта кәүсәне мүк-лишайниктан арындырырга кирәк. Гөмбәчек спораларына каршы кәүсәгә 3 %лы тимер яки бакыр купоросын кулланырга мөмкин “Ордан”, “Скор,” ХОМисемле  препаратларны да куллану нәтиҗәсез калмас.
Шулай ук агарта торган әзер буяуларны кулланырга мөмкин. Салкын чорда кимерүчеләр зыян китермәсен өчен аңа креолин яки каен дегете өстәргә яхшы нәтиҗә бирә. Хәстәрләгәннәр агачларын саклап калыр, мул уңыш алыр.

Автор:
Читайте нас: