Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь , 06:00

Халыкка рухи азык җиткердем

Лаеклы ялга чыккач, 2001нче елда Әнгам Мостафин Русия Федерациясенең Мәдәният министы Михаил Швыдкой боерыгы белән ”Русиянең  почётлы кинематографисты күкрәк”билгесенә лаек була.

Халыкка рухи азык җиткердем
Халыкка рухи азык җиткердем

Ә 1975нче елда янә Илекәй авылында киномеханик эшен дәвам итә. Оешманың профсоюз комитеты рәисе буларак,  хезмәттәшләренә уңай эш шартлары булдырырга тырыша.  Ул чакта магазиннарда товарның юк чагы. Резина итек, носкилар сатып алырга ярдәм итүедә шул вакытта гадәти була хәтта. Бүлмәдә көн иткән хезмәттәшенә өйлек усак, ягъни бура өчен төзелеш материаллары хәстәрли. Тырыш хуҗа матур өй төзеп чыга. Һәр авылда күпләп мал-туар караганга  кино челтәрләре хезмәткәрләре өчен катнашазык хәстәрләү дә профсоюз әйдәүчесе иңнәрендә. Авылдан-авылга ат белән установканы ташып киносеанслар үткәрү көн кадагында. Шулай өлкән бригадир атны басуда кар тотуга җәлеп итә. Текәнгә Гәрәйкә авылыннан килеп йөргән  белгеч "эштә кулсыз-аяксыз" дигәндәй кала. Әнгам Әхмәдиша улы профсоюз комитеты рәисе буларак,  мәсьәләне хәл итә. Бераз фантазияне җигеп, "югарыдан куштылар" дигән фәрман белән сорауны  уңай хәл итә.  Атсыз 15 километр арадагы авылга көн дәбарып нәфис фильмнар күрсәтеп булмавы билгеле. Киномеханик көн дә кайтып йөрүе, бәлки, мал җанлы җитәкче игътибарыннан читтә калмагандыр...

Әнгам Мостафин профсоюзлар җыелышында киномеханикларны колхозларга булышырга үгетләп чыгыш ясый. Сәнәк-тырма  вакытында, олылар әйтмешли, кул көче белән күп эш башкарыла. Ә чәчү, уракта эшләүчеләр саны артык булмый. Хуҗалыкларга кино челтәре хезмәткәрләре тарафыннан 73 тонна яшел масса кечеткән һәм яфрак азык хәзерләнә. Кемдер комбайн ярдәмчесе,  кемдер комбайнчы булып эш кызу чакта эшләп ала...

Сәламәтлеләрен ныгыту буенча шифаханәр, ял йортларына, балалар пионер лагерьларына юлламалар хәстәрләнә. Һәр белгеч вакыт таләпләренә җавап бирергә тиеш. 1974нче елда Әнгам Әхмәдиша улы җәмәгать кинотехник инспекторы буларак тәгаенләнә. Хезмәт еллары дәверендә бихисап Почёт грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач, 2001нче елда Әнгам Мостафин Русия Федерациясенең Мәдәният министы Михаил Швыдкой боерыгы белән ”Русиянең  почётлы кинематографисты күкрәк”билгесенә лаек була.

Бергә килешеп эшләүгә ни җитә? Актив тормыш позициясендәге кеше буларак, бүген дә тик тору ягында түгел. Район тарихы буенча төбәк  материаллары туплау белән мәшгуль. Тарихи язмаларын халык игътибарына да тәкъдим итә. 2014нче елда “Балтач таңнары” гәзитенең лауреаты булып танылды...

 Нәфис фильмны киң экраннардан карарга авылдашлар бергә дикъкать белән караган чаклар да тарихта кала бирә. Әмма үткәннәрне искә алганда киноларга бару вакыйгаларын кемнәр генә хәтеренә төшерми икән.Үткәннәрнең бер матур бизәгедәй ул күңелдә саклана килә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: