Районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика акциясенә кушылу күркәм традициягә әверелде. Ул мохтаҗ гәиләләрдәге мәктәп укучыларына яңа уку елына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Бу акция 1нче июльдән башланды hәм 31нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Барыбыз да белем көнендә авыр хәлдә булган һәр бала мәктәпкә тулы әзерлек белән һәм бар күңеле белән теләп барсын өчен кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алабыз. Хәйрия чарасыннан җыелган уку кирәк-яраклары, кием-салымнар, китаплар – hәммәсе дә районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла.
Быел да әлеге мөһим акцияне балтачлылар хуплап алды. Район Хакимияте, район финанс идарәлеге, мәгариф, мәдәният бүлекләре, авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, “Гаилә” үзәге, “Изге уй”, “Радуга” җәмгыяте, “Россельхозбанк” банкы, балалар сәнгать мәктәбе, үзәк район дәваханәсе, “Романтик” яшүсмерләр клубы, “Газпром трансгаз Уфа”, “Сельэнерго” җәмгыятьләре, “Галактика”, “Мегапланета”, “Бамбук” магазиннары, Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Штәнде урта мәктәпләре, балалар иҗат үзәге, “Миләшкәй” балалар бакчасы, Югары Янактай, Богдан, Көнтүгеш, Тучыбай, Түбән Карыш, Иске Янбай, Штәнде, Нөркә, Тушкыр, Иске Балтач, Шәвъяды авыл биләмәләре, шәхси эшкуарлар – Р. Нурмөхәмәтов, Т. Васимов, В. Исламгалиева, А. Басыров, Р. Фаизов, Ф. Корбанова, И. Шайбәков, А. Садыйкова, Р. Әмирҗановлар, “Ладно складно” магазинының генеральный директоры Р. Зәрифҗанов һәм “Династия” медицина үзәге ярдәм кулы суздылар. Спонсор буларак ярдәм күрсәтүчеләр олы хөрмәткә һәм зур рәхмәткә лаек. Битараф булмаган райондашларыбызның һәр ел бу җәһәттән зур ярдәм күрсәтеп торуы – шатлыклы һәм куанычлы күренеш. Мондый ярдәмгә әти-әниләр дә, балалар да ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр.
—Безнең “Гаилә” үзәгендә яңа уку елына әзерлек барышында авыр тормыш хәлендә калган, тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясен оештыру матур күренешкә әверелде. Изге эшкә төрле оешма-учреждениеләр, эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр актив кушыла. Быел да алар читтә калмады. Моның өчен чын күңелдән зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай бергә һәм бердәм булганда гына барлык авырлыкларны да җиңеп була, —дип билгеләп үтте “Гаилә” үзәге җитәкчесе Эльмира Гарифуллина.
Быел аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 128 балага, 116 500 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. „Гаилә” үзәге белгечләре авыл биләмәләренә барып, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр белән аралашып, уку кирәк-яракларын тараттылар, шулай ук кием-салым белән дә ярдәм иттеләр.
Әгәр дә сез бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, мәктәпкә җыену өчен кирәк-яракларны Иске Балтач авылы, “Көньяк” микрорайоны, Өченче урам, 24 адресы буенча урнашкан “Гаилә” үзәгенә тапшыра аласыз. 8 (34753) 2-31-93 телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.