Мәктәптә укучыларының укудагы, конкурслардагы, олимпиадалардагы һәм спорт ярышларындагы уңышлары белән горурланалар.
Булдыклы балаларның уңышлары турында гомум мәктәп линейкасында тантаналы рәвештә игълан ителә. Башка укучылар да тырышсын, күңелләренә якын шөгылҗ табарга тырышсын, камиллекккә омтылсын өчен эшләнә бу. 4 "б" сыйныф укучысы Сафина Алина Магнитогорск шәһәрендә узган Бөек Җиңү көненә багышланган каратэ буенча Чиләбе өлкәсенең 10 Ачык Кубогында (киокусинкай) призлы урыннар яулады. Кумитэ буенча 2 урын , карта 3 урын , карта - төркем 3 урын . Шулай ук Алина Уфа шәһәрендә 10-11 яшьлек кызлар арасында киокусинкай буенча республика ярышларында 2 урынны яулый.
Һәммәсе ирешкән югары нәтиҗәләр-бу тырыш хезмәт һәм күнегүләр, зур тырышлык һәм көчле ихтыяр көче нәтиҗәсе, бу Алинаның сыйныфташлары һәм башка балалар өчен ачык үрнәк булып тора.
Мәктәптә укыганда ук укучылар булачак шөгылен тапсын, бәлки, һөнәрен сайласын өчен мондый тантаналы чаралар кирәк. Уңышларга ирешкән укучы өчен янә камиллеккә ирешергә этәргеч бирә бу чара. Тырышларны күрә белү мөһим.