Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2023, 08:09

Иске Балтачта—наркотикларны законсыз сатуга омтылу факты

Балтач районында яшәүче бер кешегә наркотикларны законсыз сатуга омтылу факты буенча сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайланган.  

Балтач районында яшәүче  кеше бер төркем кешеләр тарафыннан зур күләмдә наркотикларны законсыз сатуга омтылу факты буенча тоткарланды. Бу  алдан килешенеп эшләнгән. Эш буенча сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайланган. Тикшерү версиясе буенча, Иске Балтач авылында яшәүче Тайота Ланд Крузер Прадо шәхси автомобилен кулланып, наркоманнарга сату максатыннан Балтач районы территориясенә зур күләмдә наркотиклар алып килергә тырышкан. Гаепләнүче кылган җинаятьтә гаебен өлешчә  таныды. Район прокуратурасы тарафыннан җинаять эшен тикшерү барышы һәм тиешлеле контроль урнаштырылган.

Илнур ХӨСНУЛЛИН,

 Балтач районы прокуроры урынбасары.

 

Автор:
Читайте нас: