Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2023, 05:00

Юк ителгән аю баласы качкан...

Ишембай районы Петровское авылында кешегә һөҗүм иткән аю юк ителде , ә балалары кайда?

 Агрессив аюның өч баласы калды. Икесен Үтәк авылы янында күргәннәр.

Ә өченче аю баласының  авыл буйлап чабып йөрүен күргәннәр. Аны тотканнар һәм аю баласын урманга җибәрергә булганнар. Әмма Ишембай  һәм Стәрлетамак шәһәрләренең җәнлекләрне яклаучы җәмәгатьчеләре үтенече буенча урманга җибәрер алдыннан ашатыр өчен аю баласын аларга  тапшырганнар. Әмма нәни яссы табанлы  чыгып качкан.

 13 октябрьдә авылга килеп аю хатынга ташлана. Каты җәрәхәтләр алган  хатын әле дә дәвалана. Ау инспекторлары агрессив җәнлекне үтерүне хуп күрде. Белгечләр бу балалар кыргый табигатьтә үзалды яшәп кыш чыгарга тиеш, дип саныйлар.

 Фото-"Башинформ" архивыннан.

Автор:
Читайте нас: