Новости
28 сентябрь 2023, 07:33

Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды

Шушы көннәрдә Балтач районының Тушкыр - Асавка юлында ремонт эшләре башланды.

Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башландыТушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды
Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды

" Күптән көтелгән ремонт: яз һәм көз юллар бозыла иде, бигрәк тә тауга күтәрелгәндә, юлларда колея  барлыкка килә. Бүген төзелеш һәм тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Вадим Мөгтәбаров белән бергә эш барышы белән таныштык. Подрядчы эшне октябрь ахырына кадәр тәмамларга вәгъдә итә"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

Тушкыр - Асавка юлы да сыйфатлы юллар дәрәҗәсенә керер, райондашларыбыз сыйфатсыз юлдан йөргәннәре үткәндә калыр, дип ышанасы килә. Юллар һәрчак мөһим сорау булып кала.

Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды
Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды
Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды
Тушкыр - Асавка юлын ремонтлау башланды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас