Новости
14 Сентября 2023, 04:26

Кеше җинаяте өчен 13 төрмәдә утырып чыккан өчен акча...

Суд Русия Финанс министрлыгын Фәтхулла Исхаковка акча түләргә мәҗбүр итте. 13 ел өчен ничә сум?

Добавить в предпочтительные источники Google

Уфаның Ленин районы суды судьясы Илдар Сәйфуллин 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковның үтерү өчен 13 ел төрмәдә утырганы өчен дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Аны ярты гасырдан соң гына аклыйлар. Исхаков аңа 450 млн. сум түләвен сорый, әмма суд җавапчыны пенсионерга 31,6 млн. сум түләргә мәҗбүр итә.

13 ел төрмәдә утырган вакытта тормыш иптәшен, әти-әнисен югалта ул. 10 ел баласы ата-ана тәрбиясеннән мәрхүм кала. Түләнәсе акча боларны каплый аламы?  86 яшьлек Фәтхулла Исхаков дөреслек эзләп ярты гасырдан соң аклана ала. Гомер буе көрәшергә туры килә аңа.

"Честно говоря" видеосыннан стоп-кадр.

 

Автор: