Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2023, 07:36

Түбән Сикияз укучылары ихлас катнашты

Террор һөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак була, шуларның 186сы балалар. Яраланганнар саны 800 кешедән артып китә. Моны онытырга ярамый.

Түбән Сикияз  укучылары ихлас катнашты
Түбән Сикияз укучылары ихлас катнашты

Түбән Сикияз мәктәбендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәрендә террорчылык акты вакытында һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлегенә багышланган «Беслан истәлегенә» митингы узды. Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә меңнән артык тоткынны 2004 елның 1 сентябрендә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка вакытында террорчылар кулга ала. Кеше гомерендә, язмышында эз калдырган коточкыч хәл онытылырлык түгел.

Балалар Беслан шәһәрендәге мәктәпне басып алу вакытында һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Башлангыч сыйныф укучылары "Ак торна" акциясендә катнаштылар. Мондый фаҗига башкача булмасын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: