Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2023, 18:27

Эшкуарлык сәгатендә- Штәндедә

Чираттагы эшкуарлык сәгате күчмә форматта узды – эшкуар Рамил Хаковның Штәнде авылындагы җитештерү мәйданчыгында булдылар.

Эшкуарлык сәгатендә- Штәндедә
Эшкуарлык сәгатендә- Штәндедә

"Ике ел элек без Рамил Радифов улында булдык, ул вакытта ул агач эшләнмәләр ясау буенча үз бизнес–проектын тәкъдим итте. Бүген бу зур җитештерү мәйданчыгы, анда төзелеш агач материаллары һәм әзер йорт комплектлары гына түгел, ә кемпинглар һәм ял итү зоналары, офис, йортлар, шул исәптән эксклюзив элементлар өчен җиһазлар да җитештерелә. Рамил Хаков  бер урында тормый, матди-техник базасын даими яңарта. Проектны гамәлгә ашыру чорында җитештерү өчен яңа станоклар һәм җиһазлар сатып ала. Хәзер эшкуар агач кисү линиясен сатып алу мөмкинлеген карый",-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язды.

 

Эшкуарлык сәгатендә- Штәндедә
Эшкуарлык сәгатендә- Штәндедә
Авторлар:Рима Валиева
Читайте нас: