Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2023, 17:18

Рөстәм Нәбиев ике операция ясатты

Биек тауларга менгән шәхес Рөстәм Нәбиев  сәламәтлеге бераз какшавын белдергән иде.

Рөстәм Нәбиев ике  кулына операция ясатты.  Якташыбыз кулында тукымаларының үлүе- некрозы таралганлыктан, куллары эшчәнлегендә чагылыш тапкан. Ике кулында да бу хәл күзәтелгән. Кан тамырларын, мускулларын һәм сеңерләрен үле тукымалардан тазартканнар.

Социаль челтәрләрдә сәламәтлеге какшаганы турында элек үзе хәбәр иткән иде, бу юлы операция ясалуы турында телеграм каналында хәбәр итте.

Тормыш сынауларына бирешмәгән шәхес бу сынауларны лаеклы үтәр, дип ышанасы килә.

Автор:
Читайте нас: