Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2023, 08:00

Укытучы-остаз белән очрашу

Укытучы-остаз елында  ватанпәрвәрлек дәресе  иҗатка үрелеп үтте.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мөкимова Гөлчирә Хурмат кызы 6нчы "а" сыйныф укучылары өчен иҗади дәрес үткәрде. Укытучы - остаз, шагыйрә, ветеран укытучы Гөлшат Ихсанованы чакырды бу дәрескә.Тәҗрибәле укытучы балаларны үз иҗаты белән таныштырды, патриотик темага әңгәмә үткәрде.

Аның күп шигырьләре туган якка, ватанпәрвәрлеккә багышланган. Дәрес зур кызыксыну уятты. Бәлки, укучылар да иҗат итү юлын сайлар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: