Мәскәү, 21 сентябрь - "Балтач таңнары". Русия кибетләрендә якын арада кызыл уылдык арзанланыр дип фаразлыйлар.
Бүген кызыл уылдыкка күмәртәләп сату бәяләре 2020 елның сентябрь белән чагыштырганда 10 процентка түбәнрәк, дип белдергән Росрыболовство башлыгы Илья Шестаков.Бу хакта smotrim.ru хәбәр итә.
Россия балыкчылары 510 мең тонна сөләйман тоткан инде, бу 2020 елга караганда 90 процентка күбрәк, шуңа күрә кибетләрдә уылдык бәяләре төшәчәк , дип ассызыклаган Шестаков.
"Бу бер сәгатьтә генә хәл ителми. Балык т оту чоры узды, әмма җитештерү дәвам итә. Яңа җитештерелгән продукциянең үзәк юлы башлана гына әле. Кызыл уылдык бәяләре якындагы ай- ай ярым вакыт эчендә төшәргә тиеш дип уйлыйм", – дип белдергән Шестаков.
Аның сүзләренә караганда, җитештерүченең бәясе белән кибет киштәсендә үзара бәйләнеш юк. Шуңа күрә сәүдә челтәрләрендә кызыл уылдыкның бәясен бәяләү бик кыен.
Узган елда сөләйман балыгы аз күләмдә тотылу сәбәпле, бәяләр ун ел элекке максимумга күтәрелгән булган.
Шул ук вакытта, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Чекунков яңа сезонда балыкчыларның халыкны уылдык белән сыйларга вәгъдә итүләре турында хәбәр иткән иде.