Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 19:49

Балтач районында эшкуарлар агач эшкәртү тармагын үзләштерә

Балтач районында бер эшкуар үз пилорамасын булдырып, өч кешене эш белән тәэмин итмәкче

Римад Төрки Инстаграм Балтач районы җирлегендә  тагын бер пилорама барлыкка киләчәк
Балтач районы җирлегендә тагын бер пилорама барлыкка киләчәк Фото:Римад Төрки / Инстаграм

Иске Балтач. 17 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районында бер эшкуар үз пилорамасын булдырып, өч кешене эш белән тәэмин итмәкче

Эшкуар үзенең «Пилорама» бизнес-проектын район Хакимиятендә узган Эшмәкәр сәгатендә тәкъдим иткән. Ул муниципаль ярдәм алуга дәгъва итә.

Чираттагы эшмәкәрлек сәгатендә, урынга чыгып, белгечләр аның идеясе белән якыннан танышты. Әлбәттә, проектка карата сораулар аз түгел. Әмма иң мөһиме, аны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, эшмәкәр халыкны агач ярымфабрикатлар: борыс, такталар, башка төр төзелеш материаллары белән тәэмин итәчәк. Бу безнең район өчен кирәкле проект. Өстәвенә, өч кешегә эш урыны булдыру планлаштырыла. Монысы аеруча яхшы.

Автор:
Читайте нас: