Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 12:04

Балтач районы сайлау участокларында күзәтүчеләр эшли

Балтач районы сайлау участокларында сайлау турында законнар үтәлешен Җәмәгать палатасы һәм партияләр вәкилләре күзәтә

Римад Төрки Айдар Сираев  Балтач районы сайлау участокларында  тавыш бирү барышын күзәтүчеләр  күзәтә
Балтач районы сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтүчеләр күзәтәФото:Римад Төрки / Айдар Сираев

Иске Балтач. 17 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы сайлау участокларында сайлау  турында законнар үтәлешен Җәмәгать палатасы һәм партияләр вәкилләре  күзәтә

Балтач районы сайлау участокларында Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында сайлау турында законнар үтәлеше күзәтүчеләр контролендә.

Урындагы Җәмәгать палатасыннан биш кеше составында күзәтүчеләр билгеләнгән. Алар район җирлегендәге 42 сайлау участогында тавыш бирү законга ярашлы алып барылуын күзәтеп торачак.

--Күзәтүчеләр өч көн дәвамында сайлау участокларында эшләячәк.   Аларга тавыш бирү барышында булган  кимчелекләрне ачыклау бурычы йөкләтелгән.  Әлегә  мин эшләгән  сайлау участокларында  кимчелекләр теркәлмәде , --ди урындагы   Җәмәгать палатасы    әгъзасы Айдар Сираев, тавыш бирү тыныч шартларда баруын билгеләп.

 

Балтач район Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, тавыш бирү урыннарында  Бердәм Русия, КПРФ партияләренең урындагы күзәтүчеләре дә эшли.  Алдагы көннәрдә кандидатларның үз күзәтүчеләре дә участокларга килүе көтелә

--Сайлаучылар активлык күрсәтә. Әлегә  1137 санлы сайлау участогында   сиксәннән артык кеше тавыш бирде. Участокта Җәмәгать палатасы,  “Бердәм Русия”, КПРФ, шулай ук коммунистлар партиясеннән хәлиткеч тавышка ия күзәтүче эшли,--дип хәбәр итте  Сәйтәк авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльза Фаюршина, тавыш бирү сайлау турында законнарга ярашлы баруын билгеләп.

Автор:
Читайте нас: