Иске Балтач. 17 сентябрь - "Баплтач таңнары" . Балтач районы сайлау участокларында, тавыш бирү пандемия шартларында үтү сәбәпле, хәвефсезлек чаралары тәэмин ителә.
Балтач районындагы сайлау участокларының барысында да санитар посты булдырылган. Тавыш бирүгә килгән һәркем термометрия аша уза. Сайлаучыларга шәхси саклану чаралары — битлек, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелә.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус эпидемиясе шартларында тавыш бирү өч көн дәвам итә. Бу кешеләр күпләп җыелуын көйләргә ярдәм итә. Өч көн дәвамында тавыш бирүнең тагын бер уңайлы ягы – һәркем тавыш бирә алачак.
Берничә көн дәвыамында тавыш бирү дөньяның күп илләрендә кулланыла. Германия, Канада, Австралия, Франция, Көньяк Корея һәм башка илләрдә бу алым күптән кертелгән.