Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2021, 15:28

Ростовта машинаны этләр өзгәләгән

Балтачлылар, ышанасызмы, Дондагы Ростовта бер машинаны этләр җимергән

Римад Төрки Инстаграм Ростовта машинаны этләр өзгәләгән
Ростовта машинаны этләр өзгәләгән Фото:Римад Төрки / Инстаграм

Дондагв Ростов. 16 сентябрь --"Балтач таңнары". Балтачлылар, ышанасызмы, Дондагы Ростовта  бер машинаны этләр җимергән.

Баксаң, машина астына мәче кереп качкан булган икән. Ә этләр аны эзәрлекләгән икән.

Машина бер кызныкы булып чыккан. Мәчене тотарга маташкан этләр автомашина кузовына һәм аны комплектлау элементларына  ярыйсы зыян китергән.  Бу хәлне  тышкы видеокамералар да теркәгән.

Иминият компаниясе автомобиль хуҗасына зыянны каплатудан баш тарткан. Чөнки бу  авария  очрагы түгел, дип аңлатканнар

 

 

 

 .

 

Автор:
Читайте нас: