Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2021, 15:54

Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгышка чыгу юлын төзү барышын тикшерде

Бүген, 16 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, төбәкнең иң зур инфраструктура объектында төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгышка чыгу юлын төзү барышын тикшерде
Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгышка чыгу юлын төзү барышын тикшерде

Уфа. 16 сентябрь - "Балтач таңнары". Бүген, 16 сентябрьдә Башкортстан Республикасы  Башлыгы Радий Хәбиров, төбәкнең иң зур инфраструктура объектында төзелеш эшләре барышы белән  танышты.

 

Республика җитәкчесе Федоровка-Шакша автоюлы белән яңа трасса киселешендә һәм Уфа елгасы аша күпер төзелә торган мәйданчыкта булды.

 Көнчыгыш чыгу проекты Федоровка–Шакша автоюлы белән кисешкән урында « клевер яфрагы» тибындагы транспорт чишелешен төзүне күздә тота. Бу эшкә керешү өчен, машина йөртүчеләр өчен зур тоткарлыклар тудырмыйча, гомуми файдаланудагы вакытлыча урап узу   юлын төзекләндерделәр.  .

Булачак чишелеш – Көнчыгыш чыгу проектында иң зур чишелеш. Федоровка–Шакша автоюлын төзеп бетерелгәннән соң, дүрт полосалы юлүткәргеч рәвешендәге Көнчыгыш чыгу юлы өстеннән узачак.

Әлегә объектның әзерлеге 25 процент тәшкил итә. Төзүчеләр инде эстакаданың 66 терәгенең 38ен урнаштырганнар, булачак күпернең 110 өрлеген салганнар.  Төп эшләрне  2022 елда тәмамларга планлаштыралар.

– Без, җирле халык өйләренә һәм бакчаларга уңайлы килеп җитә алсын өчен, Көнчыгыш чыгу юлын төзергә булдык  , – диде Радий Хәбиров. - Гомумән, зур төзелешләр игътибар таләп итә. Ә бу Идел буе федераль округында иң масштаблы инфраструктура проекты һәм Россиядә иң эре проектларның берсе.  Төзелеш масштабы таң калдыра. Биредә бер үк вакытта 2 400 кеше, 170 берәмлек техника эшли.    Ел ахырына объектның әзерлеген 40 процентка җиткерергә планлаштырабыз, бу алдан расланган графиктан шактый алда бара.  

Автор:
Читайте нас: