Һәр кеше юлы олы бер тәҗрибә. Озын гомер юлы үткәннәр белән аралашу рухи яктан баета. Унынчы дистәне ваклаганнар белән аралашканда тормышта зур әһәмияткә ия төшенчәләргә тукталдык.
Сынауларны лаеклы үтүләре сокландыра. Ә бала чаклары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгәннәр аеруча гаилә кыйммәтләрен, тынычлыкның кадерен белә.
Кеше булмышына аның нинди гаиләдә үсүе зур йогынты ясый. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди бит халык.
Имән авылында гомер иткән Җәннәт Шайбәкова (Гыйззәтуллина) горурлык хисе белән 11 балалы тату гаиләдә үсүен билгели. Әтисе Нигамәтулла Гыйззәт улы укымышлы. Динне хөрмәт иткән. Себер тарафларына барып шахтада 8 ел эшли. Йорт төзергә акча хәстәрләү өчен анда бара ул. Максатына ирешеп йорт төзи, үзеннән 15 яшькә яшьрәк Галия Гарис кызына өйләнеп гаилә кора. Кортчылык белән шөгыльләнә. Гаиләне ямьләп 8 улы, 3 кызы туа. Шул вакытта улы туганнарга җир бүленә. Булган җирләрен эшкәртә алмаганнарның җир өлешенә ашлык чәчеп уңыш җыя. Зур мәйдан җирне эшкәрткәндә кеше ялларга да туры килә аңа. Җәннәт Нигамәтулла кызы гаиләдә унынчы бала. Революция, гражданнар сугышы, колхозлашу чоры әтисе язмышына зур йогынты ясый. Ул балаларын укырга, белемле булырга чакыра.
Бөек Ватан сугышы башлангач гаиләдән 4 абыйсы, 2 җизние фронтка алына. Кече абыйсы Могилевский өлкәсендә һәлак була. Бу вакытта Җәннәт мәктәптә укый. Юклык. Китап, уку әсбаплары, язарга дәфтәр, каләм булмаган чакта белем алуы ансат түгел. Нәтиҗәдә беренче сыйныфка укырга кергән 35 баланың 9ы гына җиденче сыйныфны тәмамлый. Күпләр очын -очка бәйли алмаган чак. Ачлыктан үлү очраклары гаять күп. Әниләре белән колхоз эшенә йөргәннәр була. Үсмерләр хуҗалык эшенә актив җәлеп ителә. Утауда, печән җыюда, чабуда, урак уруда, көлтә бәйләп ашлык сугу эшләре үзәгендә алар.
—Басуда кунып ашлык суккан чагым хәтердә калган. Октябрь ае. Суык, өшетә. Өстебездә бик юка гына. Эскерт асларына кереп ятабыз. Иртә белән, 5 сәгатьтә уяталар. Таң атканчы ике көшел ашлык сугабыз.(Ул чакта ашлыкны атлы молотилка белән сугалар иде).Тамак ялгап алыр өчен салам ягып, чиләкләребез төбендә ашлык салып куырдык. Заманы шундый иде. Эшләүчеләрне тентеп тикшерүчеләр күп булды. Бистар арбага яшеренеп килгән апа кулларыбыздагы чиләкләрне алып, куырган ашлыкларыбызны ут өстенә сипте. Төрмәгә утырту белән янап кайтып китте ул. Ә безгә бу көнне ач килеш эшләргә туры килде,—дип күңелендә калган яралары турында бәян итте Җәннәт Нигамәтулла кызы.
Имән авылыннан Югары Карыш урта мәктәбенә укырга барган күп балалардан нибары дүртәү генә укып чыга. Күпчелек урыс укытучылары белем биргәнгә күрә телне камил белмәгән укучыларга читенгә туры килә. 8нче сыйныфка кергән 40 укучының тугызы 10нчы сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң кадрлар җитмәгәнгә күрә укытучы булып хезмәт юлларын башларга туры килә. Кем кайда. Җәннәт Нигамәтулла кызы —Шәвъяды җидееллык мәктәбендә. Икенче елда туган авылында белем бирә башлый ул. Химия, биология фәннәреннән, башлангыч сыйныфларда укыта. Читтән торып Бөре педагогия училищесын тәмамлаган белгеч пионервожатый, колхозда комсомол секретаре эшен дә алып бара. Җәмәгать эше икенче планга калырга тиеш түгел. Авыл яшьләре белән спектакль кую аерым бер тема. Моңлы җырлаган кызны төп рольләргә җәлеп итәләр. Галиябану, Асылъяр һәм башка образларны гәүдәләндерү. Якын-тирәдәге Ишмәмәт, Бакалы, Начар, Нөркә, Түбән Карыш авыллары сәхнәләрендә чыгышлары бихисап.
Яшь кыз чаялыгына, чибәрлегенә гашыйк Фәнәви Шайбәков белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Уңган гаилә башлыгы булдыклылыгы белән аерылып тора. Җидеелык статусы бетерелгәч, башлангыч сыйныфлар мәктәбе мөдире итеп Җәннәт Шайбәкованы билгелиләр. Бу вазифада аңа зур эшләр башкарырга туры килә. 70 укучы белем алган мәктәп биналары суык, коймалар җимерелеп беткән диярлек. Мөдир һәм тәрбиячегә икәү үзләренә генә зур эшне аткару читен. Тормыш иптәше тырышлыгы, колхоз ярдәме белән 60 сутый бакча киртәләнеп алына. Ул чүп-чардан тазартылгач Бөре шәһәре питомнигыннан 20 төп алма, 20 төп карлыган, кура җиләге кайтарып утырталар. Ул вакытта авыл советы рәисе Бәһия Нуриева ярдәм кулы суза. Бакчада кое казыталар. Ике катлы мәктәпне сүтеп, яңартылып мәктәп төзелә. Район җитәкчелеге, Ленин исемендәге колхоз рәисе Әсләм Гәрәев булушуы белән 1970-1971нче уку елында яңа мәктәп сафка баса. Ә 1972нче елда республика күләмендәге семинар биредә үтә. Стендлар эшләү белән оста рәссамнар Әлтәф Нуриев,Рәфкатъ Котлыевлар мәшгуль.
Район мәгариф бүлеге мөдире Яхъя Мөниров Шайбәкованың тырышлыгын бәһалый. Белгеч Лилия Мисалетдинова мәктәптәге рус теле, ана теле, математика, табигать, хезмәт бүлмәләрендә махсус кабинетларда стендлар урнаштыруда ярдәм кулы суза. Попугай, кенәри кош, балыклар тере почмакны хасил итә. Күптөрле чәчәкләр үстерү яраткан шөгыль һәм эстетик тәрбия бербөтен. Семинар фәһемле үтә. Шул ук елда Уфа шәһәрендә үткән фәнни-гамәли конференциядә имәнлеләрнең кул эшләре күргәзмәдә күрсәтелә.
Хезмәттәше Тәнзилә Ханова белән авылга күп агач утыртуда катнашалар. Җәннәт Шайбәкованың хезмәт стажы—40 ел. Шуның 26 елы мәктәп мөдире вазифасында. Тырыш, булдыклы белгечкә күп каршылыклар белән очрашырга туры килә. Иллә-мәгәр көчле шәхес бирешми, хезмәт салган дәверен шатланып искә ала. Ул моңа лаеклы. Һөнәрен яратып башкаргангадыр инде, күрәсең. Алар бүләкләрдә ачык күренә.”РСФСР мәктәпләренең отличнигы”, 1973нче елда ”Ярышта җиңүче” билгесе, “Хезмәт ветераны” медале—тырышлыгына мәдхия. Яраткан эшен әле дә сагынып искә алырлык.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше якты дөньяны калдыра. Лаеклы ялга туктаса да авылда җәмәгать эшләрдә әйдәүче ролендә. Матди яктан да булышып өйрәнгән ул. Гаиләдә туып- үскән өч уллары бу эштә активлар. Мәгафур, Xәнәфи, Илгиз ярдәме белән авыл зираты киртәләнеп алына, авыл клубына, медпункт бүлмәсенә ремонт ясала. Бина түбәсе авыл халкы ярдәме белән ябыла. Бу бинада —мәчет. Аңа авылдашлары “Җәннәт” исеме бирүе символик әһәмияткә ия. Мәчеткә килеп догалар укучы хатын-кызлар "Мәрҗән" ансамбленә оешып, мөнәҗәтләр өйрәнде.Төркем Имән һәм Нөркә авылында уңышлы чыгыш ясый.
Җәннәт Нигамәтулла кызы һәр эштә балаларына таяна. Һәркайсы югары белем алып, үз юлларын тапкан шәхесләр. Гаиләләрендә туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Оныклары сагынып Имән авылына кайта. 2016нчы елда "Саумысыз, авылдашлар!" чарасын оештыруның әйдәүчеләре уллары. Күп көч салдылар.
Җәннәт Нигамәтулла кызы тырышлыгы югары бәһага ия. Ул Мактау грамоталарына, "Балтач районы оешуының 90 еллыгына" медале белән бүләкләнде.
95 яшьлек хезмәт ветераны туган як ватанпәрвәре. Читкә китеп торса Имән авылын сагынып кайта. Тормышта шулай күп киртәләр үтәргә туры килә үзенә. Авырлыкны яшьли күреп үскәнгә күрә бирешмәгәндер инде ныклы буын вәкиле. Сугыш чоры баласы бит ул. Эшне күңел биреп башкаруда озын гомер итү сере дә яшеренгән кебек.