Яуда үзләрен аямаган Ватан солдаты сафлары санаулы. Балтач районы вәкилләренең өчесе генә бүген безнең арада. Өлкәннәрнең тиңсез каһарманлыгы белән соклануыбыз һичшиксез. Фашизмны җиңгән чал ветераннарыбыз моңа лаек. Михнәтле вакыт кануннары буенча көрәшкән ата-бабаларыбыз. Антларына тугрылыкларын фронт сызыгы сынаган...
Район җитәкчелеге, авыл биләмәләре башлыклары, абруйлы кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләрне искә алып, "Дан"аллеясына, „Сагышлы Ана” мемориаль комплексына чәчәк гөлләмәләре салды. Яуда батырларча башларын салган якташлар хөрмәтенә коралдан залп бирелде.
Тантана „Без җирдә тынычлык булсын өчен” театральләштерелгән тамаша белән башланды. Самими балаларның чыгышы үткәннәргә илтте сыман. Рәсми өлешне Айдар Сираев, Гөлназ Шәрифуллина,кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп шигъри юлларга үреп алып бардылар. Якташларыбызның чиксез хөрмәте йөзеннән өч райондаш Бөек Ватан сугышы ветераннарын телгә алдылар. Әхнәф Мазһар улы Мазһаров (Иске Балтач авылы), Әхвәс Габделхак улы Габделхаков (Штәнде авылы), Абзал Нисап улы Фазлыев (Чуртанлыкүл авылы) — безнең сокланырлык, ихтирамга ия ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
Район үзәге урта мәктәпләре пионерлары совет солдаты хөрмәтенә урыс, башкорт, татар телләрендә шигъри шәлкем тәкъдим итте.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгышын киләсе буын тыныч тормышта яшәсен өчен үзләрен аямаган батырларга чиксез рәхмәтен җиткерүдән башлады. Балтач районы солдатларының батырлыкларын чагылдырган мисалларга, вакыйгаларга, саннарга тукталды, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган ике якташыбыз Үлмәс Шакиров, Габделхәй Сәитов каһарманлыкларын мәңгеләштергән балтачлыларны исемләде. „ Ил тарихында аерым урын алган дата ул — 9нчы май. Җиңү көне яшь буынга нацизм сәясәте никадәр куркыныч булуын искәртә. 10 мең 700дән артык якташларыбыз фронтка китте. 5708 яу кырында мәңгелеккә калды. Ул ерак дәвер туп шартлаулары кайтавазы бүген дә бар. Күрүебезчә, кайбер илләр дөнья тоткасы булмакчылар. Дистә еллардан соң Җиңү солдатларның оныклары һәм туруннары ата-бабаларының изге эшен махсус операциядә дәвам итә. Ил язмышы күпмилләтле халкыбызның ышанычлы кулларында. Өлкән буын каһарманлыгына лаек булыйк! Җиңү яулаячакбыз!”—дип Илгиз Әхвәс улы ихлас теләкләр җиткерде... Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Улмәс Шакировның улы , запастагы подполковник Владислав Шакиров якташларын бәйрәм белән котлап ихлас теләкләрен юллады. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз "Танып" позывнойлы хәрби офицер, булдыклы егет МХОдан җиңү белән кайтасына ышандырды. Зур әти, бабаларының фашизмны юк итү буенча изге эшен дәвам иткән батыр лейтенант күп сүз китапка яхшы икәнен белә. Ул эшен төгәл башкарып чыгарасына иманым камил. Исән-сау булып МХОдагы якташларыбызга газизләре янына әйләнеп кайтырга язсын. Бу теләк һәммәбезнең күңеле түрендә...
Туган ягында матур тантанада башкача катнашмаячак ил солдатларын минутлык тынлык белән мәйдандагылар искә алды. Мондый ихлас якташлар актив булганда һәлак булган солдатлар онытылмас. Акциягә кушылучылар саны янә артыр гына. Традиция буенча ватанпәрвәр алмаш үсүен район үзәгендәге мәктәпләр һәм колледж укучылары тигез сафта үтеп күрсәтте. Ә Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре , авыл хуҗалыгы колледжы аш-су осталары бәйрәмдә катнашучыларны солдат боткасыннан авыз иттерде.
Спорт ярышларында булачак ил сакчылары сынатмады. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт зур эчтәлекле тамашаларга биргесез үтте. Алар тыныч тормышның кадерен белергә әйдәде сыман.
(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).