1941 елның 22нче июне. Бөтен авыл халкы сабантуй бәйрәменә җыелган. Балалар чыр-чу килеп уен уйный. Бер төркем халык бии, икенчеләре көрэш мәйданына агыла, яшь ир-егетлэр ат чабышына әзерләнә.Менә радиодан диктор яңалык әйтә: ,,Безнең илгә Гитлер гаскәре сугыш ачкан ”. Бу яңалыкны ишетү белән халыкның яхшы кәефе юкка чыга. Шул көннән алып авылда тормыш мәшәкатьләре хатын-кызлар, картлар, балалар иңенә күчә. Ә ир-атлар фронтка алына. Минем олы зур әти Ихсан Гыйләҗетдин улы Гыйләҗев да сугышка китә. Аңа ул вакытта 36 яшь була. Тормыш иптәше, минем олы зур әнием Әминә 5 бала белән кала. Аларның исемнәре: Тәүзих, Тәрҗемә, Әгъзәм, Сания, Әгъләм.
Мин олы уллары Тәүзих турында тукталам. Ул 1927нче елда Богдан авылында дөньяга килә. 4 сыйныф белем ала. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Сугыш елларында ир-атлар булмау сәбәпле, бөтен авыр эшләр минем зур әти кебек яшь-үсмерләр җилкәсенә төшкән. Ул вакытларда тракторлар булмаганга, алар урынына атларны, үгезләрне җигеп җир эшкәрткәннәр. Сугыш елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен "Тыл ветераны" дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Нәкыя зур әни турында да язмый булмый. Ул 1930нчы елда Чишмә авылында туган. Ул сөйләгәннәр буенча: “Миңа өч-дүрт яшь иде, авыр чирдән әни дөнья куйды. Бишектә калган сеңелем дә озак та үтми гүр иясе булды. Әти Бибихөснә исемле хатын алып кайтты. Аның миннән берничә яшькә өлкәнрәк Габделхәмит исемле улы да бар иде. Үги әнием бик әйбәт булды. Мәгәр олы яшьтәге әнисе Хәерҗамал мине гел чит итте. Шуңа Бөек Ватан сугышы башланып әтине фронтка алгач, күбрәк әни ягыннан туганнарымда яшәргә мәҗбүр булдым. Үсмер чагым. Ничә яшьләр булгандыр, анык кына хәтерләмим, авылдашыбыз Гаяз абый сугыштан кайтты. Гаиләле кеше иде, балалары бар. Бер көнне урамда очратты да: “Сеңелем, безгә кил, бездә ипи бар, — дип мине үзләренә чакырды. Икенче көнне ук Гаяз абыйларга килдем. Барсам, өйләрендә ипи түгел, ашка салырга он да юк. Печән өсте. Эш көненә кеше башына 50 грамм он бирәләр. Гаяз абый иптәше белән ћәр көн эштә. Нәсимә исемле сабыйлары бар. Аны калдырыр кеше булмаганга мине чакырганнар икән. Бәрәңге, чөгендер яфрагыннан пешерелгән аш...” Сугыштан кайткач әтисе зур әнине эзләп табып, өенә алып кайта.
Мин үземнең зур әти, зур әни белән горурланам! Алар сугыш елларында күрсәткән изге эшләре, тырыш хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткәннәр. Күрсәткән батырлыклары, тиңдәшсез хезмәтләренә бәйле күкрәкләрен орден-медальләр бизи, аларны бөтен кеше олылый. Алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсыннар иде. Олыларның теләге бер: “Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, үзегез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшәгез. Дөньялар имин, тыныч булсын!“
Раиль ГЫЙЛӘҖЕВ, Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.