Һәр заман яшен, картын карап тормый кешеләр алдына үз таләпләрен, зур сынауларын куя. Яшьлекләре күкрәп чәчәк аткан мәлдә сугыш аңа кырау төшергән, сөеп-сөелеп туймас чакта ир-егетләрнең гомерен өзгән, хатын-кызны тол калдырган. Әнә шул аяусыз сугыш күпме авырлыклар тудырды, күпме югалтулар, күпме күз яшьләрен агызды, күпме өметләрне өзде. Гомумән, ул еллардагы бәхетсезлекнең авазы өлкәннәрнең йөрәгендә үлгәнче сакланды..
Бу язмамны әнә шул Бөек Ватан сугышы шаһиты булган, аның авырлыклары турында һәр көнне әрнеп сөйләгән, гомумән, гомеренең соңгы көненә кадәр ипинең валчыгын да (икмәк кенә димәде һәрвакыт хөрмәтләп ипекәй, диде) идәнгә төшерми кадерләгән һәм безне дә шуңа өйрәткән - әнием Бибисәүдә Сәфәргали кызы Сәфәрова турында.
Әнием Бибисәүдә 1905 нче елны Башкортстаныбызның гүзәл почмагы, Мишкә районының матур табигатьле Атнагол авылында туган. Тирә-ягы чикләвек агачлары белән уратылып алынган авылга, йөгерек Энәк елгасы, җиләкле болыннары ямь биреп тора.
Ул буын балалары көчләре җитәр-җитмәс яшьтән урман кисүдә, яздан көзгә кадәр басу эшләрендә: утауда, урак уруда, печән чабуда, хәтта басуда кунып калып эшли идек, дип сөйли торган иде.
Әнием 1931 елда Балтач районы Югары Карыш авылы егете Зарафетдин исемле кешегә кияүгә чыга. Бер елдан кызлары Сәвия туа. Сөйгәне белән берничә ел гына яшәп калалар, тормыш иптәше ниндидер аяусыз чирдән яшьли үлеп китә. Ире үлгәч кызын ияртеп туган авылы Атнаголга әти-әнисе янына кайта.
Авыл җирендә эш булмый, азрак кызымны киендерерлек булса да акча эшләрмен, дип берничә авылдаш кызлары белән 1941нче елның язында Ленинград өлкәсенә торф чыгару эшенә китәләр...
Эшли башлауларына күп вакыт та үтми Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүзне әнием Ленинградта ишетә.
“Сугыш башлану турында ишеткәч кызлар белән елашабыз, әти-әни,балаларны сагынабыз... Торф чыгарудан алып безне ашыгыч рәвештә окоп казу эшенә җибәрделәр”, — дип сөйли иде.
1941нче елның сентябрендә Ленинград блокадасы башлана. 1942нче елның гыйнвар-июнь айларында Ленинград янындагы Мясной Бор һәм Мостки авыллары тирәсендәге дистәләгән чакрымнарга сузылган сазлыкларда Ленинградны фашистлардан азат итү өчен аеруча каты бәрелеш барган. Анда сугышкан совет солдатлары зур югалтуларга дучар булган.
1941,1942 елның көзе һәм кышы блокаданың иң авыр чагы була. Дистрофия һәм суыктан меңәрләп кеше үлә. Нәкь менә блокаданың иң авыр ике елын, азрак акча эшләргә дип киткән әниемнәр үз башларыннан үткәрә.
“Ленинградта бик нык ачлык булды, магазиннарда әйберләр өелеп ята, күпме кирәк шулай ал, тик ашарга гына юк. Хәтта урамда этләр дә калмады, ашап бетерделәр. Ачлыктан үлгән кешеләр урамнарда яталар. Кайберләрен үзләре дә ачлыктан шешенгән кешеләр чаналарга салып күмәргә алып китәләр.
Безне окоп казырга поезд белән төяп алып китәләр. Поезд станцияләр саен туктый. Шулчакта вагонга ябык, ач яңаклы, ачлыктан шешенгән хәлсез балалар керә иде. Әмма станцияләрдә вагоннарны тикшерәләр һәм балалар булса аларны миналы басуларга төшереп калдыралар.
Бервакыт шулай ниндидер бер станциядә безнең вагонга сап-сары чәчле, күзләре төпкә баткан үзе зәп-зәңгәр, хәлсез, ябык 6-7 яшьләр чамасындагы кыз бала керде. Тирә-ягына каранды да минем янга килеп күзләремә тутырып карап тора башлады. Аның белән шулай күзебез белән генә “аңлаштык”. Үзен яшереп алып калдырырга үтенүен сиздем. Безгә дә балаларны алып калырга рөхсәт юк.
Бу кызны итәк астыма җайлап яшердем дә (элек киң итәкле күлмәктән йөри идек) зур станциягә кадәр алып бардым, тикшерү вакытларында сизмәделәр. Тиешле станциягә җиткәч төшереп калдырганда бу бала миңа кулын сузды һәм учын ачты. Анда бер кабарлык әвәләнеп беткән икмәк кисәге иде. Шул икмәкне миңа суза, исән алып килгәнгә рәхмәт йөзеннәндер инде. Үзенең күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь... Мин бу сабыйга бер көнлек паёгым — бер телем икмәкне төреп бирдем. Безгә эш авыр булгангадыр, ашарга бик кысык булмады. Әмма эш күп булу сәбәпле, утырып ашаулар булмады, аяк өсте генә капкалап ала идек...
Ул көнне үземнең кызымны да сагынып, бу зәңгәр күзле кызны да жәлләп күземнән яшь кипмәде.
Бервакыт безгә тезелергә боерык булды. Нинди хәбәр булыр икән дип көткәндә сафка тезеп пленга төшкән дошман солдатларын алып килделәр:
— Менә карагыз кемнәр безнең тыныч тормышыбызны бозды. Илебезне басып алмакчы булып сугыш башладылар, — диделәр.
Шуларга карагач урамда ачтан үлеп яткан бер гаепсез балалар,олылар, туган йортыбызда калган балаларыбыз, сугыш кайгысыннан бөгелеп төшкән ата-аналарыбыз күз алдына килеп басты. Кыскасы, бу илбасарларга карата булган нәфрәтебезне сүз белән генә аңлатырлык түгел иде...
Әнфисә СӘXИПОВА.
Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең алдагы санында укый аласыз.