Барлык яңалыклар

АЛАР — БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК

Минем олы зур әтием Гаяз Мөхәммәтгали улы Галимов ачлык чорында,1921нче елда, крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бу ел бик авыр була, авылның халкынын яртысы үлеп бетә. Шулай да аны әти-әнисе саклап кала.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Минем олы зур әтием Гаяз Мөхәммәтгали улы Галимов ачлык чорында,1921нче елда, крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бу ел бик авыр була, авылның халкынын яртысы үлеп бетә. Шулай да аны әти-әнисе саклап кала.

Егерме яшьлек уңган , матур егет булып үсеп җиткәндә генә, сугыш башлана. Олы зур әтием сугышның башыннан азагына кадәр үтеп, бик күп медальләр белән кайта. Берничә тапкыр яралана. Ленинград, Смоленск өчен, Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләрдә катнаша.

Сугыштан соң колхозда бик күп еллар бригадир булып көч түккән, сарыклар караган. Коммунист булган. Халык аны оста гармунчы итеп тә хәтерли. Олы зур әтием 2003нче елда дөнья куя.

Олы зур әнием Мәхтүмә Мөхәммәтшакир кызы Галимова күп балалы гаиләдә үсә. Яшьли эшли башлаган. Сугыш елларында бригадир булган.

Сугыштан соң олы зур әтием белән өйләнешеп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Нинди генә эштә эшләми ул минем олы зур әнием. Хисапчы да, сатучы да булган , авылда балалар табу йортында сабыйларга якты дөньяга килергә дә ярдәм иткән.

Җитмешенче елларда колхоз идарәсе бинасын җылыткан, чебеш үстергән, сарыклар караган, үзенең өендәге мичтә икмәк пешереп бәрәннәр ашаткан.Чөгендерне мул үстереп алган өчен премия биргәннәр. Шул акчага самовар сатып алган, жикет алып кигәне турында безгә всөйләде. Лаеклы ялга мәктәптән җыештыручы булып эшләп чыккан.

Алсу ХАМАТXАНОВА, Богдан гомум белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.

Читайте нас: