Безнең туганыбыз лаеклы солдат юлын үткән. Аның батырларча яу яланында кан коюы турында эзтабарлар хәбәреннән белдек...
Зәйтүнә Зыязетдин кызы һәм Мәгафур Шаһинур улы Шәйнуровлар гаиләсендә өч сабый дөньяга килә. Тәүгеләренә Мөхәммәткәрим дип исем кушалар. Кыскартып аны Кәрим дип йөртәләр. 1921нчы елның 12 июлендә туган бала гаиләгә олы шатлык китерә. Дәвамчы, нәсел җебе дәвам итә, димәк. Бер бала юк бала, өчәү кирәк, диләр халыкта. Биш елдан уллары Кадим (безнең әтиебез), янә сигез елдан кызлары Маува дөньяга аваз сала.
Кәрим акыллы, тәртипле булып үсә. Җан дусты Газиз Сафин бар эшне гел бергә эшлиләр. Өлкәннәр белән чүп утау, печән чабу, хатын-кызлар урган көлтәләрне сосланнарга тезү — барысын да эшлиләр. Бу тырыш үсмерләрне икәү „Ишәй” һәм „Кушай” дип йөртә авылдашлары.
Көзге яңгырлар башланганчы урган ашлыкны сугып келәтләргә кайтару эшенә җәлеп ителәләр. Ашлыкны молотилкаларда сукканнар. Бераздан эш җиңеләя, чөнки трактор белән өстерәп комбайнны алып килеп ындыр табагына куйганнар. Аның ургычы юк, суга гына. Ә егетләр алмашлап көлтәләрне салып тору белән мәшгуль. Хатын-кызлар комбайннан аккан ашлыкны капчыкка төяп торучы. Ат белән ашлыкны келәтләргә илтеп ташып тору ир-егетләр иңендә.
Кәримне клуб мөдире итеп тәгаенлиләр. Көндез колхозда эштә, кичләрен клубта хезмәт сала 16 яшьлек егет. Аның чордашы Әминә Казыйханова истәлегеннән: ” Кәрим абзый өздереп тальянда уйный иде. Моңлы итеп җырлый. Очкын чәчрәтеп бии. Үзе шаян, үзе җитди, таләпчән. Эчкәннәрне бөтенләй яратмады. Үзе авылның чибәр кызы Сәкинәгә гашыйк. Ул парга кешеләр сокланып карады. „Галиябану” спектаклен сәхнәләштерделәр, төп рольләрне алар бик оста башкардылар. Залдагы тамашачылар елашып карадылар. Яшьләрнең өйләнешергә исәпләре булганын ишеттек. Егетнең әнисе генә моңа каршы төште. 1940нчы елның 10 сентябрендә хәрби хезмәткә алынасы улын армиядән кайткач кына өйләнергә күндерә. Бер елдан сугыш башланасын һәм улының кире туган ягына әйләнеп кайтмасын белмәгән инде ана кеше”, — дип искә алды.
Икенче бөтендөнья сугышы башлана. Бөек Ватан сугышы солдатларны сыный. Орёл өлкәсендә каты сугышларда катнаша Кәрим бабабыз. Өч тапкыр яралана. 1941нче һәм 1942нче елларда „Батырларча һәлак булды” дигән „кара кәгазь” килә. „Мондый хәбәрдән үзем үлеп терелгәндәй булдым. Бер көнне кара хәбәр килсә, бераздан хат килде. Анда „улыгызның хәлен белергә рөхсәт, килегез” дигән сүзләр бар. Шатлыгымнан акылдан яза яздым”,— дип зур әниебез Зәйтүнә Зыязетдин кызы искә ала. Хатын-кыз үз оясын калдыра аламы соң? Зур әти белән Сәкинә сөйгәне госпитальгә барырга җыеналар. Колхозда эшче куллар җитмәгәнлектән, аларны җибәрмиләр. Ә 1943 елның 22нче июлендә гаиләгә өченче тапкыр „кара хәбәр” килә. Кызганычка каршы, бу юлы хәбәр дөрескә чыга. Кәрим Мәгафур улы 1943 елның 22нче февралендә „Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. „Бүләкләү кәгазендә” бабабыз турында: “329 укчылар полкының автоматчиклар ротасының командир урынбасары, кече сержант Кәрим Шәйнуров Брянск фронты 48 армиясенең 73 укчы дивизиясе составында Орёл өлкәсенең Покров районы Ивановка авылы өчен алышта батырлык күрсәтә. Автоматчиклар торак пунктка үтә. Дошман аларны каты утка тота. Әмма автоматчиклар аларга ныклы каршылык күрсәтә. Кәрим Мәгафур улы үзе генә 25 фашистны юк итә. Качу юлын немец транспортына яба. (6 санлы приказ. 1943нче ел, 22 февраль).
Бу хәбәрләрне без 2016нчы елда эзтабарлардан белдек. Батырларча сугышканы, һәлак булуы, күчереп күмелүе хакында мәгúлүмат бар иде анда. Орёл өлкәсенең Мценский районы Пахомовка авылы яныннан аның каберен табалар. Соңрак Палевка авылы янына туганнар каберлегенә күчереп күмәләр. Анда зур мемориал төзелгәне турында мәгúлүмат белдек.
Эзтабарларга рәхмәтлебез. Зур әни һәм зур әти фани дөньяны калдырганчы өлкән улларын көттеләр. Урамнан ят кеше узса, тәрәзәдән тәрәзәгә йөгереп күзәтеп калалар иде. Кәрим кайтмый микән дип. Уллары барыбер кайтырга тиеш кебек тоелгандыр. Фоторәсемен сыйпап үбәләр иде. Теләкләрен теләп догалар юлладылар. Бер үкенеч: яшьләрнең кушылырга исәбе булганда әни кеше каршы төшмәгән булса, ичмасам, баласы калыр иде, дип әрнеп яшәде зур әни. Бигрәк үкенечле булган язмышы. Сөйгән кызы олыгаеп кына кияүгә чыкты. Авылга юл төшсә, зур әнинең хәлен белми китмәде. Кайгы аларны берләштерде.
Әтиебез Кадим Мәгафур улы хәрби хезмәткә Алкино станциясенә эләгә. Фронтка алынып өлгерми, Бөек Җиңү көне җитә. Нәселебездә тагын бер солдат бар, зур әтинең бертуган энесе Фазылкарам Шаһинур улы да Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул да 1943нче елда каты яраланып һәлак була. Эзтабарлар хәбәр итүенчә, ул Курск шәһәре янындагы туганлык каберенә күчереп җирләнгән. Кадерле кешеләребез гомере безнең якты киләчәк өчен өзелгән. Башкача сугыш бер дә булмасын.
Сугыш. Гади сүз булсаң да
Кеше гомерен хәтәр аласың.
Еллар агуына карамастан
Төзәлмәслек яра саласың.
Миллионлаган солдат яу кырында
Мәңгелеккә ятып калдылар.
Гомерләрен Ватан өчен аямый,
Тынычлыкка зур юл салдылар.
Еллар үткәч югалганнарның
Каберләре тора табылып.
Җирдә һаман тыныч түгел,
Сугыш уты китмәсен кабынып...
Резеда ШӘЙНУРОВА.
Тушкыр авылы.