Бөек Ватан сугышы... Бу өч сүз үз эченэ совет халкының кыюлыгын һәм батырлыгын, кайгысын һәм хәсрәтен, ышанычын һәм өметен алган. Бу тәмугъ дүрт ел дәвамында барган. Җиңүне якынайтыр өчен һәрбер кеше кайда булдыра ала, шунда үзен аямый көчен салган – кем сугыш кырында, кем тылда. Сугыш безнең гаиләне дә читләп үтмәгән – минем картәтиләрем сугышта катнашканнар.
Ә шулай да минем әнием яклап картәнием Вәсфия Мирзарит кызы Саяпова турында язасым килә. Картәнием 24 яшендә, ире сугышка киткәндә, кулында биш айлык нәни кызы белән кала. Өйдә тагын иренең чирле әтисе белән әнисе дә була.Ире Фәтхирахман Саяпов яу кырында башын сала.
Бөтен авырлыкларны картәнием ялгызы күтәрә. Көне-төне колхоз эшендә була ул: сыер сава, җир сөрә,чәчә,ура, урман кисә. Кич белән чыра утында хатын-кызлар җыелышып фронтка җибәрергә бияләй-оекбашлар бәйлиләр, кисетлар тегәләр. Нинди генә авыр булмасын, алар киләчәккә өмет тулы күзләре белән карап җиңүне көткәннәр. Карәнием кырдагы башак җыюларын, үләннән аш пешерүләрен,черек туң бәрәңгедән кәлҗемә пешерүләрен еш искә төшерә торган булган. Икмәкне имән , юкә кайрысы оныннан пешерер булганнар. Картәнием: “Шул еллардагы алабута, әрем катыш кайры ипиләренең тәме авызымнан әле дә китми”, — дип кызына, минем нәнәемә, сөйли торган булган.
Мин үземнең картәтиләрем, картәниләрем белән чиксез горурланам. Алар сугыш дигән тәмуг утларыннан утеп безгә тыныч, имин киләчәк бүләк иткәннәр. Аларның каһарманлыклары, якты истәлекләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Без алар алдында баш иябез.
Алина Аскарова, 7 сыйныф укучысы.