Барлык яңалыклар

Фәһемле очрашу

Балтач районы мөмкинлекләре чикле балалар hәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалында тәрбияләнүчеләр безнең янәшәбездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазhар улы янына бардылар.Теманың дәвамы безнең сайтта:

19 февраль көнне Балтач районы мөмкинлекләре чикле балалар hәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Айгөл Хәбирова hәм физик культурасы инструкторы Әлфия Галиуллина белән бергә безнең янәшәбездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазhар улы янына бардылар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхнәф Мәзhәров 1944 елның гыйнварында, унынчы сыйныф укучысы буларак, унҗиде яшендә сугышка китә.Сугыш азагында гына фронтка эләксә дә, аңа зур аша үтәргә туры килә. Беренче Белоруссия фронты составында элемтәче булып сугышырга туры килә hәм Берлинга кадәр барып җитә ул. Рокоссовский, маршал Жуков командованиесе астында сугыша. Польшаны азат итүдә катнаша, аннары, Германиягә керәләр, Польшаны азат итәләр. Аңа сугышның барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәрергә туры килде. Барлык сынаулар аша үтеп, ул тагын җиде ел Краснодар краенда хезмәт итеп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Балалар сугыш хатирәләре, медальләр турында ветеранның сөéләмен игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.. Алар арасында „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” Жуков медале, „Берлинны алган өчен”, „Сугышчан казанышлары өчен”, „Батырлык өчен”, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены hәм башкалар бар.

Әхнәф Мазhәр улы бөтен гомерен балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, шагыйрь, Г.Чокырыé исемендәге премия лауреаты, Балтач районының Мактаулы гражданины, „Күңелемнең табышлары” китабы авторы. 94 яшендә булуына карамастан ул шигырьләр яза, күңел күтәренкелеген югалтмый. Аның шигырьләре якташларының зур мәхәббәтен яулады. Әхнәф Мазhаров иҗатында туган як матурлыгы, хезмәт сөючән якташлар тормышы, тормыш юлы чагылдырылган. Аның шигырьләре "Балтач таңнары" район гәзитендә, шулай ук күрше район гәзитләрендә басыла. Әхнәф Мазhәр улы „Замандаш" әдәби берләшмәсе әгъзасы булып та тора.

Ветеран күңеленең тирәнлегенә кадәр балаларның игелеге hәм кайгыртучанлыгы кузгалды. Әмма бүген, аның күзләрендә сугыштан соң дистәләрчә еллар узгач, хәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк иткән балаларны күргәч, шатлык hәм бәхет яшьләре генә булды.

Яшь волонтёрлар бу уртак игелекле эшкә рухланып, алга таба да акцияләрдә катнашырга, игелекле гамәлләр кылырга теләк белдерделәр.

Ул куркыныч вакыйгаларның шаhитлары азая бара. Шуңа күрә бүген алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр дип әйтү бик мөhим. Без Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булган сугышчыларны искә алырга, исән калганнарны хөрмәт итәргә, аларның хатирәләренә игътибарлы булырга тиеш.

Әхнәфа Мазhәровтан безгә, яшь буынга нәрсә теләвегез турында сорагач, ул болай диде:"Яхшы укыгыз, тырыш булыгыз, үрнәк булыгыз, безнең буын вәкилләре күргән авырлыкларны сезгә кичерергә туры килмәсен, укуларыгызда уңышлар, сәламәтлек, җирдә тынычлык телим”—диде ул.

Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар! Без сугыш кырында зур батырлык күрсәткән, тылда Җиңүне яулаган, безгә яшәү, эшләү, тыныч күк астында балалар үстерү бәхетен бүләк иткән hәркем алдында баш иябез. Кадерле ветераннарыбызга шуны әйтәсе килә: сез hәрвакыт янәшәбездә булганыгыз, зирәклегегез hәм тәҗрибәгез белән уртаклашуыгыз, яшьләр белән аралашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезнең актив гражданлык позициясе, бетмәс – төкәнмәс патриотизм-безнең барыбыз өчен дә үрнәк.

Айгөл ХӘБИРОВА,

Балтач районы реабилитация филиалының 1 нче категорияле тәрбиячесе.

Читайте нас: