...Аз мени соң, бу тормышның
Ялкыннары, салкыннары.
Давылларга бирешмәде,
Безнең солдат хатыннары..
Әйе, шагыйрьләр җырларын багышлаган аларга. Кадерле әниләребез газиз ирләрен, улларын яу кырына озатып, үзләре ир-атлар урынына тормыш йөгенә җигелеп , илебезгә икмәк биргән, фронтны азык- төлек белән тәэмин иткән батыр хатын-кызлар — гүзәл, илахи затлар. Мең рәхмәт hәм мәңгелек дан аларга!
Буыннары да ныгып бетмәгән, яшь тал чыбыгыдай кызлар... Унбиш-уналты яшь булган аларга. Укырга, беренче мәхәббәтләрен табарга, сөяргә hәм сөелергә тиеш чаклары. Әмма сугыш беркемне дә аямаган. Фронтка киткән әтиләре, абыйлары, тормыш иптәшләре - ирләре урынына төптән җигелеп авыр тормыш йөген тарту алар өлешенә төшкән. Әйе, илне туйдырган, яу кырыннан килгән "кара " кәгазьләрне алгач, үксеп-үксеп елаган, намуслы хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан солдат хатыннары — безнен әниләр. Ул елларда алар "Барысы да фронт өчен!" дип иң кадерле сүзләрне күтәреп көн иткән, икмәкне — граммлап, онны кашыклап бүлгәннәр. Әниләр алабута оны белән бәрәңге кәлҗемәсен дә авызларыннан өзеп, балаларына ашатканнар, аларны ач - ялангач итмәскә тырышканнар. Сугыштан сонгы елларда да тормыш авырлыгы хатын - кыз җилкәсенә күбрәк төшә. Ир - атларнын күбесе сугыштан яраланып, инвалид булып кайта. Сугыш чоры хатын-кызларының кайгы-хәсрәтен, күз яшләрен кушсан, зур даръя булып агар иде. Әнкәем, Илхамия Гафурованын тырышлыгына, сабырлыгына , уңганлыгына әле дә булса хайран калам. Ул 1919 елда Мата авылында, бай булып исәпләнгән , ишле гаиләдә дөньяга килә. 1929 елда әтисе репрессия корбаны итеп кулга алына hәм шул китүеннән ул гаиләсенә кире әйләнеп кайта алмый. Әнием 1947 елда Иске Янбай авылына сугыштан яраланып кайткан Рәхим Сәлимҗан улына тормышка чыга. Алар 48 ел тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин, ничек кенә булмасын, тормышның авыр йөге әниебез иңенә төште, чөнки әтиебез сугыш инвалиды — сәламәтлеге чамалы иде. Әтием Ленинград шәhәрен обороналауда катнаша. Сугышчан батырлыгы өчен 1,2 дәрәжә Ватан сугышы орденнары hәм башка бик күп медальләре белән бүләкләнә. Шул куадәр сугыш михнәтләрен күреп, тормыш авырлыкларын татысалар да, без балалары әтиебез белән әниебезнең тормышка зарланганнарын ишетмәдек.
Ул еллардагы хатын-кызларга, әнкәйләребезгә колхоз эшенең бөтен авырлыгын күтәрү hәм үз тормышларын да җайлап алып бару сыйфатлары хас иде. Әнкәемнең икешәр гектар борчак басуын бер тын белән чапканы әле булса хәтеремдә. Гектарлап бүленеп бирелгән чөгендер, бәрәңге басуларында эссе челләдә дә, көзге ачы җилләрдә дә бөтен көчен салып әшләде ул. Колхоз эше белән беррәттән, гаиләдә дүрт баланы, зур әнине, сугыш инвалиды әтиемне бар көчен салып тәрбияләде. Бөек Ватан сугышы hәм аннан соңгы еллардагы фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән ул. Ләкин без аның медальләрне таккан чагын күрмәдек. Аларның барлыгын да үзе якты дөньяны калдырып киткәч кенә белдек. Аның бөтен булмышы гаиләсенә, хезмәткә багышланды. никадәр авыр булса да, йөзеннән елмаюын югалтмады. Матур, соклангыч, уңган әниемнен сыны әле дә күз алдымда...
Авылымның мин үскән урамы “Ар теге ягы” дип атала. Күршеләребез, әнкәй белән бергә сугыш чоры авырлыкларын күтәргән Гыйльмисафа Миңнегалиева, Саҗидә Ильясова, Нәфига Гыймранова, Рәхимә Валимова, Гайниҗамал Нуретдинова, Нәҗимә Галиханова, Рәйсә Автахова, Нәфика Хәлимова, Рафика Салихҗанова, Акълимә Нисафетдинова, Сорур Садрисламова, Гайнитап Риянова, Тәнзилә ёәм Гатикә Нурмөхәмәтовалар, Сания hәм Әнисә Шакировалар hәм башка бик күп бер урам, “Ар теге ягы” хатыннары. Берсеннән - берсе сокланырлык уңган, тырыш иделәр, колхозда да, үз хуҗалыкларында да көнне төнгә ялгап, ару - талу белми эшләделәр. Аларнын hәрберсе намуслы, тәртипле балалар тәрбияләп үстерде. Кыю йөрәкле, сабыр, үрнәк алырлык күркәм сыйфатларны күңелләренә туплаган гади авыл хатыннары иде алар. Аларның барысы да инде якты дөньяларны калдырып, ахирәт дөньясына күчкәннәр, Ходай гүрләрен якты кылсын иде. Хөкүмәтебез тарафыннан артып барган пенсияләрне дә, күп кенә ташламаларны да алар күрә алмадылар.
Яратам мин сезне, апаларым,
Әниемнең яшьлек дусларын.
Сездә - керсез йөрәк җылылыгы,
Сездә - нуры үткән елларнын...
Авыл хатыннары... Әйе, алар күпне күргән, күпне кичергән, үзләрендә соклангыч, хайран калырлык сыйфатларны туплаганнар да, гап - гади булып кала белгәннәр. Аларның шәфкатьлелеге хакындагы мисалларны тау хәтле өеп китерергә мөмкин. Еллар үтү белән бөек урыс рәссамы Илья Репиннын “Бурлаклар” картинасындагы сүрәтләнгән урыс ирләре урынына аналарыбызның сынын куяр кебек күз алдына килә. Алар барҗаны гына түгел, ил корабын тартып алып баручылар булып күз алдыма баса. Матур киләчәккә өмет белән тартты алар ил йөген. Сугыш чоры хатын - кызлары чыдамлылыгын үлчәрлек бизмәнне жир бетереп әзләсән дә табу мөмкин түгелдер. Дәүләт эшлеклеләренә, төрле сугышларда корбан булган ир - егетләргә hәйкәлләр күп. Әлбәттә, бу хәтер кирәк әш. Тик нигә соң илебез киләчәге өчен тырыш хезмәткә яшьлекләрен, гомерләрен биргән аналарга hәйкәлләр коелмый? Алар моңа лаек, алар да бит сугыш hәм афәтләр корбаннары.
Роза Мифтахова - Түбән Сикияз авыл биләмәсе хатын - кызлар советы рәисе, РФ мәктәпләренен халык мәгарифе отличнигы.