Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
7 март , 19:12

Уртак максат белән эшләгәндә

Элек-электән кеше рухи азыкка мохтаҗ булган. Дөнья малын  кайгырту белән генә бер дә чикләнмәгәннәр. Матбугат күңел ихтыяҗы таләп иткән шул рухи азыкка кергәне билгеле.Чарадан Газим Талипов фотолары-сайтта.

Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре район почта бүлекчәләре начальниклары, хат таратучылар белән очрашты. Чараның асылы турында “Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев: “Район халкына урындагы мабугатны нәшер итү беренче эшнең башы булса, абунәчеләргә сез армый-талмый илтеп җиткерәсез.Мөһим эшне без  бергәләшеп башкарабыз. Бу тынгысыз вакытта мәгълүматны халыкка җиткерергә тиешбез. Төпкел авылларга кадәр  гәзит-журналларны гына түгел, кирәк-ярак, азык-төлекне дә алып барасыз. Пенсия таратучыларны һәр өйдә ихлас көтәләр. Рәхмәт сезгә”,—диде. Бөре почтамты начальнигы Данис Гыйльфанов: “Монда үз эшен яратып башкарган кешеләр булуын билгелисе килә. Төрле районнарда хәл төрлечә ул. Балтач районында подписка кампаниясендә кул кушырып утыручы юк. Халык белән элемтә ныклы. Кайчак аз көч белән зур эшләрне башкарырга туры килә. Ышанычлы хезмәткәлр биредә”,-дип үз фикерен җиткерде.

2023нче ел  нәтиҗәләре буенча подписка кампаниясендә уңышлы эшләгән гәзит таратучыларга “Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев Почёт грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.Иске Балтач почта бүлеге  опеаторлары Клара Әхмәтгалина, Гөлсирен Муллагалиева, гәзит-журналлар таратучы Айгөл Шәрипова, пенсия һәм пособиеләр таратучыларАнфиса Миңнуллина, Алсу Вәлиева, Сәйтәк, Югары Карыш почтальоннары Алёна Давлетбаева, Гөлсем Хәсәнова, Югары Карыш, Сәйтәк, Иске Янбай почта бүлекчәләре начальниклары Рида Гайнетдинова, Евгения Кодочигова, Флида Галимовалар эш нәтиҗәләре буенча үрнәккә лаеклылар. Данис Гыйльфанов якынлашып килгән язның тәүге бәйрәме уңаеннан хезмәттәшләрен тәбрикләп бүләкләр тапшырды.

Очрашу фәһемле булды. Бергәләп халыкка рухи азык җиткерүдә армый-талмый эшләүне дәвам итәргә. Вакыт таләбен үтәп сынауларына бирешми, алга якты өмет баглап эшләргә язсын.

Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Уртак максат белән эшләгәндә
Автор:
Читайте нас: