Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
8 декабрь 2023, 16:40

"Өмет" гәзите журналистлары—Балтачта

Яраткан  "Өмет"гәзитебез журналистлары Балтач районында абунәчеләре белән очрашты.

Республикада татарча нәшер ителгән яшьләр гәзитен районда күпләр яратып укый. Ул яшьләр өчен генә түгел кечкенәләр, олыларның да яратып алдырган гәзите. Әйткәндәй, 2023нче елда республикада яшьләр матбугаты 100 еллык юбилеен билгеләде. Бер гасыр! Зур дәвер ул.

"Өмет" гәзите редакторы Радис Ногманов җитәкчелегендә журналистлар Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар. Музейда булдылар. Аралашу бик җанлы барды. Көн суык булуына карамастан, ерак юлга чыккан башкала кунаклары. Гәзитнең җаваплы секретаре Рөстәм Хәнәфин, журналист Гөлара Арсланова чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. , Виртуоз баянчы Салават Ихсанов  өздереп баянда уйнап, матур җырлар башкарды.  "Балтач таңнары" гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев  район гәзитенә язылырга чакырды.  Бергәләшеп сөйләшү җанлы булды. Аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр, гәзитләренең тугры дусты булырга чакырдылар. Нәкъ бу вакытта язылу кулай.

Әлеге вакытта подписка декадасы чорында матбугатка арзан бәягә язылырга мөмкин. "Өмет" гәзите, районда дөнья  күргән "Балтач таңнары", "Йәнтөйәк" гәзитләренә язылырга  чакырдылар бу очрашуда. Туган телдә туган төбәк яңалыкларын белеп барырга теләгән һәр якташ шулай итәр дә. Рухи азык күңелгә бик кирәк. Язылган һәркем бүләк отуда катнаша ала. Икеләтә күңелле була ул актив кешегә. Сезгә дә бәхет елмаер. Моның өчен нибары бу гәзитләргә язылу кирәк. Квитанция күчермәләрен редакцияләргә җибәрергә онытмагыз. Ә "Өмет" гәзите һәм "Балтач таңнары" гәзитенә язылган очракта зур бүләк отарга мөмкин. Шарты— ярты елга язылу. Бергщ булыйк, дуслар!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: