Подписка декадасы чорында арзан бәягә гәзит-журналларга язылырга мөмкин. Гәзитле дә, бүләкле дә булу бигрәк тә күңелле. Бу атнада уңыш ике кешегә елмайды. Түбән Иванай авылыннан Минлиса Хайдаршина һәм Чишмә авылыннан Шәйхинур Дәүләтовлар бүләк оттылар. Берсе- ярты елга, берсе бер елга гәзиткә язылган. Бүләгеннән бигрәк алар һәр район яңалыгын белеп барачак, шунысы күңелле. Сез дә язылыгыз . Арзанрак бәягә 14нче декабрьгә кадәр язылырга мөмкин. Тугры дус булып калыгыз.