Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
21 ноябрь 2023, 17:05

"Гәзиткә языл һәм җиң!" акциясенә кушыл!

Кем дә кем  ничек район һәм республика басмаларына язылырга һәм призлар (ноутбук, туңдыргыч камера, карчистарткыч, робот-тузансуырткыч һәм телевизор) уйнатуда катнашырга икәнен әлегә белми? Укыгыз!

Бу көннәрдә республикада  2024нче  елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Күпләр өчен бу гыйнвардан июньгә кадәр өйгә күңелгә ятышлы һәм кирәкле гәзит-журналларны алу мөмкинлеге генә түгел, ә абунәчеләр арасында кыйммәтле призлар уйнатуда җиңүче булу мөмкинлеге дә. Кем дә кем  ничек район һәм республика басмаларына язылырга һәм призлар (ноутбук, туңдыргыч камера, карчистарткыч, робот-тузансуырткыч һәм телевизор) уйнатуда катнашырга икәнен әлегә белми, хәтерләренә төшерәбез, гадәттәгечә, яраткан басмаларга язылуны теләсә нинди почта бүлекчәсе аша рәсмиләштерергә мөмкин. "Республика Башкортостан" нәшрият йорты язылуның тиз һәм уңайлы вариант тәкъдим итә — өйдән чыкмыйча, берничә минут эчендә RBSMI.RU сайтында онлайн-язылу сервисыннан файдаланып.

Моның өчен "Подписка" бүлегендә  https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ басманың  кәгазьдәге яки  электрон версиясен дә сайлап алырга һәм подписканы рәсмиләштерергә дә  җитә. Басма(кәгазь) версия сез күрсәткән почта адресына, ә  электрон версия  электрон ящикка килә.

Шулай ук редакция подпискасын рәсмиләштерергә мөмкинлек бар, әмма бу очракта басмаларны редакцияләрдән үзләрегезгә барып алырга туры киләчәк.

2024нче елның беренче яртыеллыгына (яки еллык)ике басмага язылу шарт. Басмаларга  язылуның нинди ысул белән рәсмиләштерелүенә карамастан, квитанцияләрнең күчермәләрен 15 нче гыйнварга кадәр «Языл һәм җиң» гомумреспублика конкурсында катнашу өчен җибәрергә кирәк. (Исем, фамилия, әтисенең исеме, бәйләнеш өчен телефон номеры, электрон адресны язу шарт).

 Квитанцияләрне кабул итү өчен адрес: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, “Республика Башкортостан”БРның дәүләт унитар предприятиесе.  «Языл  һәм җиң» тамгасы белән, яисә [email protected] электрон адресына 15 гыйнварга кадәр җибәрергә кирәк. Бүләкләр оту  БСТ телеканалының "Сәлам" тапшыруының иртәнге туры эфирында узачак.

Автор:
Читайте нас: