"«Кызыл таң» гәзитенең директор - баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов һәм танылган якташыбыз, Усман авылыннан чыккан, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рамил Исламов Балтач районында булдылар. Очрашып аралаштык. Фаил Камил улы районга эш визиты белән килде, ә Рамил Фәнәви улы берничә көн туган авылында булып, янә Казанга бара. Кунакларга районның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, киләчәктә бергә эшләү планнары турында фикер алыштылар",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.