Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
19 июнь 2023, 12:03

"Яхшы подписка" акциясе буенча басма матбугатка язды

Район Хакимияте башлыгы И.Субушев «Яхшы язылу» акциясенә кушылды. «Балтач таннары» газетасына һәм «Непоседа» балалар журналына хәзер махсус хәрби операциядә катнашкан ике якташыбызның гаиләсенә бүләккә язылды.

"Яхшы подписка" акциясе буенча басма матбугатка язды
"Яхшы подписка" акциясе буенча басма матбугатка язды

"Дуслар, 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә!

Технология һәм Интернет безнең тормышыбызга ничек кенә кермәсен, басма матбугат үз әһәмиятен һәм өстенлекләрен саклый. Алар безнең өчен ышанычлы яңалык чыганагы, тикшерелгән мәгълүматка юл күрсәтүчеләр булып калалар. Бу юлы, үземә гәзит һәм журналларга язылганда, мин «Яхшы подписка» акциясенә кушылдым. «Балтач таннары» гәзитенә һәм «Непоседа» балалар журналына әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан ике якташымның гаиләсенә бүләккә язылдым. #Яхшыподписка безнең яклаучыларыбызның йортларына бары тик яхшы хәбәр генә алып килсен!"—дип район Хакимияте башлыгы И.Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.

Илгиз Әхвәс улы кебек үк Сез дә #Яхшыподписка акциясенә кушылыгыз. Язылу кампаниясенең санаулы көннәре генә калды. Гәзитне алган кеше рухи азыкны үз итә. 

Автор:
Читайте нас: