Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
31 Май 2023, 15:35

Матбугатта озак еллар лаеклы хезмәт салган өчен

"Балтач таңнары" гәзитендә озак еллар көч салган Илүсә Мортазинага Почёт грамотасы тапшырылды.

Матбугатта озак еллар лаеклы хезмәт салган өчен
Матбугатта озак еллар лаеклы хезмәт салган өчен

Илүсә Мортазина дүрт дистә ел "Балтач таңнары" гәзитендә корректор булып эшли. Бу вакыйга  урындагы матбугат тарихына керде. Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы Почёт грамотасын  гәзитнең директоры (баш редакторы) Рөстәм Вәлиев тапшырды. "Башкортстан Республикасы "Республика Башкортостан"нәшрият йорты филиалы— Балтач мәгълүмат үзәге "Балтач таңнары" гәзитенең корректоры Илүсә Таһирҗан кызы Мортазина озак еллар намуслы хезмәте  һәм югары һөнәри осталыгы өчен бүләкләнә",— дип язылган анда.

Һәркем тормышының бихисап өлешен эшендә үткәрә. Эшен яратып башкарган кеше моны тоймый да. Хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Матбугатта озак еллар лаеклы хезмәт салган өчен
Матбугатта озак еллар лаеклы хезмәт салган өчен
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: