Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
3 Май 2023, 16:22

Лауреатлар билгеләнде

Узган елда "Балтач таңнары" гәзите битләрендә ел дәвамында гәзитебез битләрендә дөнья күргән иң яхшы иҗади хезмәтләре өчен “Балтач таңнары” гәзитенең 2022нче елгы лауреатлары билгеләнгән иде.

Лауреатлары билгеләнде
Лауреатлары билгеләнде

Тушкыр авылыннан педагогик хезмәт ветераны Гөлшат Ихсановага юбилее уңаеннан үткәрелгән иҗади кичәсендә махсус бүләкне тапшыруыбыз турында гәзит укучыларыбыз хәбәрдәр. Янә  ике лауреатыбызга "Балтач таңнары" гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев Почёт грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Уразай авылыннан Эльмира ЗАКИРОВА татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, төбәкара олимпиаларында җиңгән укучылары  турында язган мәкаләләре, фәһемле хәбәрләре өчен, Иске Балтач авылыннан  Гөлназ Әмирҗанова "Минем нәнәем" хикәясе өчен бу югары бәһага ия булдылар.

"Балтач таңнары" гәзите социаль челтәрләрендә үткәрелгән "Дөнья терәге—хатын-кыз" фотоконкурсында катнашып җиңү яулаган Иске Балтач авылыннан Анжелика Апканиева Почёт грамотасы һәм сертификатка ия булды.

2022нче елда  лауреатлар исеменә лаек булган каләм тибрәтүчеләрне,  фотоконкурсында катнашып җиңү яулаучыны ихлас күңелдән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез. Гәзит укучыларын сөендереп яңадан-яңа мәкаләләр көтеп калабыз.

Лауреатлары билгеләнде
Лауреатлары билгеләнде
Лауреатлары билгеләнде
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: