Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
22 март 2023, 11:24

Вакытлы матбугат сәгате уздырылды

Тучыбай авыл китапханәсендә балалар өчен  вакытлы матбугат сәгате уздырылды.

Вакытлы матбугат сәгате уздырылды
Вакытлы матбугат сәгате уздырылды

Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Гәзит һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы басмаларны уку яшь укучыларның күзаллауларын киңәйтә,  кызыклы ял тудыра. Китапханәдә «Балалар журналлары дөньясында»бер сәгатьлек вакытлы матбугат уздырыла. Балалар китапханә ала торган журналлар белән таныштылар, биредә балалар игътибарына «Журнал һәм гәзиттә дөньядагы бар нәрсә турында»күргәзмә-танышу тәкъдим ителде. Шулай ук алар нинди журналлар (күңел ачу, танып белү һәм башкалар) булуы турында хикәя тыңлыйлар, Мишутка, Непоседа, Саша һәм Маша, Колобок кебек журналлар рубрикалары белән танышалар. Табышмаклар чарасы, «Балалар күбрәк белсен өчен, газеталар һәм журналлар бар»викторинасы үткәрелде.

Кече яшьтән матбугат укып өйрәнгән бала киләчәктә дә матбугаттан аерылмый. Район томышы турында яңалыкны "Балтач таңнары" гәзитендә укып була. Авыл, район тормышын белү өчен урындагы басмадан аерылмаска кирәк...

Вакытлы матбугат сәгате уздырылды
Вакытлы матбугат сәгате уздырылды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: