Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
14 декабрь 2022, 11:04

Әбүнәчеләр көне

 Район Хакимияте хезмәткәрләре бергәләшеп 2023 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга  дәррәү язылган.

Әбүнәчеләр көне
Әбүнәчеләр көне

"Дуслар, 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлана, яраткан журналларга һәм гәзитләргә, әлбәттә, урындагы «Балтач таңнары» гәзитенә язылырга өлгерегез! Иҗтимагый-сәяси газета-журналлар безне тикшерелгән һәм дөрес мәгълүмат белән таныштыра, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосының барлык тармакларындагы казанышлар һәм уңышлар турында сөйли, соңгы вакыйгаларның пульсында кулларын тота.

Исегезгә төшерәбез, 15 декабрьгә кадәр 2023 елның беренче яртыеллыгына басмаларга ташламалы язылу декадасы уза",— дип  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге шәхси профилендә язган.

  Җитәкче сүзенә райондашларыбыз колак салыр дип ышанасы килә. Күңеленә хуш килгән басмаларны сайлаганда урындагы  вакыйгаларны үзәккә алган "Балтач таңнары" гәзите дә булыр дип өметләнәбез.

"Балтач таңнары" гәзитенең тугры дуслары булып калыгыз.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: