Гәзиткә язылганнар бүләк ота тора. "Атна саен бүләк” акциясе оешкан төстә бара. Алдагы яртыеллыкка яисә тоташ бер елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атна да өч кеше бүләк отты.
Иске Яхшый авылында яшәүче Тәлгать Сафин, Иске Балтач авылында яшәүче Фәнилә Шәйхуллина һәм Бигелде авылыннан Мөршидә Шакироваларга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар. Һәммәсен котлыйбыз.Сез дә тәвәккәлләгез.
Язылыгыз, укыгыз!