Гәзиткә язылганнар бүләк ота тора. "Атна саен бүләк” акциясе оешкан төстә бара. Алдагы яртыеллыкка яисә тоташ бер елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атна да өч кеше бүләк отты.
Тучыбай авылында яшәүче Тәбрис Җиһангиров, Иске Балтач авылында яшәүче Фәдис Шәмсетдинов һәм Иске Балтач авылыннан Фәрит Фәрхуллиннарга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар. Һәммәсен котлыйбыз.Сез дә тәвәккәлләгез.
Язылыгыз, укыгыз!