Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
1 ноябрь 2022, 16:41

"Ярты гасырлап район гәзитен алдырам"

Көнтүгеш авылыннан Әлфәт Әхмәтгалиев гәзитсез киләчәген күз алдына китерми.

"Ярты гасырлап район гәзитен алдырам"
"Ярты гасырлап район гәзитен алдырам"

 Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач Көнтүгештә хезмәт юлын башлый ул. Шул чордан бирле район матбугатыннан аерылмаган.

"Һәр санын көтеп алып укыйсың. Гәзит булмаса нидер җитмәгән кебек. Башка кешеләр дә шулай уйлыйдыр ул",—дип үз фикере белән уртаклашты Әлфәт Миңнеәхмәт улы.

Бригадир, ферма мөдире булып "Большевик" колхозында  озак еллар эшләгән. Читтән торып югары белем алган.  Авыл, район тормышы белән даими кызыксынып барган. Хезмәт нәтиҗәләре белән, яңалыклар белән танышып баруны табигый дип саный Әлфәт Әхмәтгалиев.

Атна саен бүләк отучылар саны арта бара. Бу юлы уңыш гәзитебезнең тугры дустына елмайды.

Автор:
Читайте нас: