"Әллүки" журналы даими конкурслар үткәреп килә. Татар телендә балалар яратып укый, конкурсларда катнаша. Видеосюжет төшереп аны конкурска юллап Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 3 "г"сыйныфы укучысы Гөлшан Әхәтова җиңүче булып танылган.
"Әллүки" журналының җаваплы секретаре Юлия Төхбәтуллина Гөлшанга махсус бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Ул укучыларга эчтәлекле журнал турында сөйләде, язылырга чакырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Мансурова журнал укыту эшендә кулланылуын билгеләде.