Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
31 декабрь 2021, 20:14

“Балтач таңнары” гәзитен даими алдырган көнтүгешле Әнәф Бәләгытдинов бүген бүләген кабул итте

“Атна саен бүләк” уенының соңгы тиражында төшкән бүләкне бүген аңа Көнтүгеш авылы хат ташучысы Гөлфия Галиәкбирова тапшырды.

Әнәф Бәләгытдинов “Балтач таңнары” гәзитен даими алдыра, укый, һәр санын көтеп ала.

—Әнәф абый гәзиткә язылуда бәяләр төшкән ункөнлекләрне көтеп тормый, кыйммәт хакка, подписка башлану белән, язылып куя. Яңалыкларның уртасында кайный ул. Шулай гадәтләнгән. Бүләкне дә сөенеп кабул итте. Аның кебек матбугат басмаларының тугры дуслары күп безнең авылларда, — ди хат ташучы Гөлфия апа Галиәкбирова.

Яңа ел яңа шатлыклар, яхшы хәбәрләр генә алып килсен! Бар кешенең дә өметләре аклансын. Тормыш тыныч, иртәгәсе көнебез имин булсын!

Гөлфия Галиәкбирова фотосы

(Фотоның сыйфаты өчен гафу үтенәбез)

“Балтач таңнары” гәзитен даими алдырган көнтүгешле Әнәф Бәләгытдинов бүген бүләген кабул итте
“Балтач таңнары” гәзитен даими алдырган көнтүгешле Әнәф Бәләгытдинов бүген бүләген кабул итте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: