Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
27 декабрь 2021, 16:33

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында барган “Атна саен бүләк” уены тәмам

Бүген уенның соңгы дүрт җиңүчесе билгеләнде.

 Җиңүчеләр барысы да — авыллардан. Урта Елгадан Светлана Исламова, Яңа Балтачтан өлкән яшьтәге абунәче Лотфулла Фәтхиев, Көнтүгеш авылыннан тугры укучыбыз Әнәф Бәләгытдинов һәм Янтимердән Минигарей Минисламов пыяла савытлар оттылар.

Бүләк откан абунәчеләребезне котлыйбыз һәм алдагы елларда да басмабыз белән дуслыкны дәвам итүләрен телибез.

Бу яртыеллыкта 200гә якын абунәче уенда катнашырга теләк белдереп квитанция күчермәләрен редакциягә китерде. Шулар арасында 30 бүләк уйнатылды. Арада ун кеше “Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән.

Уен алдагы яртыеллыкта да дәвам итәчәк. Анда катнашыгыз, бүләкләр отыгыз. Яңа елда да бергә булыйк, актив булый! Иң мөһиме — саулык, иминлекләр, тыныч тормыш көтсен барыбызны да!

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында барган “Атна саен бүләк” уены тәмам
“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында барган “Атна саен бүләк” уены тәмам
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: