Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
25 ноябрь 2021, 12:15

Чирек гасыр Иске Балтачта хат тараткан Сания Маликова гәзиткә язылып бүләк отты

“Балтач таңнары” гәзитенә алдлагы елга һәм яртыеллыкка язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены кызганнан-кыза.

Чираттагы уен җиңүчесе — Иске Балтач авылында чирек гасыр гомерен хат ташучы хезмәтенә багышлаган хезмшт ветераны Сания Маликова.

—1979-2004нче елларда раойн үзәгендә алты хат ташучы халыкка хат-хәбәрләр, гәзит-журналлар таратты. Бик тату идек. Пенсия акчасы тарату, товар сату да туры килде безнең буын хат ташучыларга, — ди Сания Миңнеәхмәт кызы.

Өчәр йөз данә район гәзите, шул санда “Кызыл таң”, “Өмет”, “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”), “Тулпар”, “Агыйдел”, “Известия”, “Труд”, “Правда” кебек басмаларны тараталар. Халык языла, алдыра, укый. Уңган хат ташучы гел мактаулы була. Ел саен төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, төрле билгеләр белән бүләкләнә. Хаклы ялга “Хезмәт ветераны” таныклыгы алып чыга. Яраткан эшеннән аерылмый, пенсиягә яше җиткәч тә дүрт ел эшли әле ул.

“Атна саен бүләк” уенында Сания Маликова салат савытлары отты.

—Гәзиткә язылыгыз. Уенда ктанашыгыз, — ди ул райондашларына мөрәҗәгать итеп.

Радим Дәүләтов фотосы

Чирек гасыр Иске Балтачта хат тараткан Сания Маликова гәзиткә язылып бүләк отты
Чирек гасыр Иске Балтачта хат тараткан Сания Маликова гәзиткә язылып бүләк отты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: