Алдан билгеләп үтелүенчә, гәзит-журналларга 4нче октябрьдән14нче октябрьгә кадәр арзанрак бәягә язылу мөмкинлеге бар. Бүген район мәдәният сарае хезмәткәрләре шул форсаттан файдаланып, актив рәвештә гәзит-журналларга язылдылар. Бигрәк тә “Балтач таңнары”, “Йәнтөяк”, “Өмет” гәзитләренә күпләп язылды алар.
Хәзерге заманда халык китап укымый, интернетны хуп күрә, дип зарланырга яратсак та, гәзит-журналларны үз итүчеләр юк дип әйтеп булмый. Гәзит-җурналларга язылып, рухи байлык туплау бик мөһим. Язылыгыз, укыгыз, урындагы матбугатның тугры дусты булыгыз.
Вакытлы басмага язылу чорында почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең тырышлыгы бәһалап бетергесез. Һәр кешенең йортына барып, аны кызыксындыручы, гәзит-журналларга язылырга өндәү дә җиңел эш түгел хәзерге заманда. Хезмәтләреннән тәм һәм ямь табып эшләгән бу кешеләр олы хөрмәткә лаек.