Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
2 июль 2021, 10:47

Гәзиткә язылып бүләкле булдылар. Гәзиткә язылмаганнарга киңәш

„Атна саен бүләк” акциясе подписка чоры тәмамлангач үтте. Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бүләккә лаеклар бар.#матбугат, #подписка, #приз, #бүләкот. Теманың дәвамы сайтта:

„Атна саен бүләк” акциясе подписка чоры тәмамлангач үтте. Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бүләккә лаеклар бар.
Бу юлы Чокалы авылында яшәүче Рәмил Кашапов, Магашлы-Алмантай авылында яшәүче А. Сайпанов, Иске Балтач авылында яшәүче Мөкамил Әхмәдуллиннарга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар.
2021нче елның икенче яртыеллыгына язылып өлгермәгән таныш-белешләрегезгә, күрше-күләнгә киңәш итегез. Әгәр бу айда, мәсәлән, июльдә басмага язылдыгыз исә ул гәзит икенче айдан, ягъни августтан сезгә килә башлый. Оныткан, вакыты җитмәгәннәр рухи азыксыз калмасын. Райондагы бар яңалыкларны белеп бару өчен бу бик мөһим. Район тормышы тик ул гәзитләрдә генә тулысынча чагыла. Тырыш хезмәт ияләре, янәшәдәге яхшы кешеләр, фәһем алырлык язмыш сынаулары, файдалы киңәшләр, мөһим вакыйгалар, әсәрләр — барысы да игътибарга лаек.
Укыгыз! Таратыгыз! Язылыгыз!
Реклама.
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: