Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
31 Май 2019, 11:27

„Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты нәкъ Хасимьян абый кебек була!

2019 елга һәм икенче яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында „Атна саен — бүләк!” акциясе дәвам итә.

2019 елга һәм икенче яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында „Атна саен — бүләк!” акциясе дәвам итә.


28 май көнне, чираттагы уенда дүрт райондашыбызга бәхет елмайды. Шуларның берсе — Иске Балтач авылыннан Хасимьян Вәлиев. Аңа камыр ризыкларын майлау җайланмасы чыкты. Хасимьян Шәрип улы „Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән, квитанция күчермәсен редакциягә ел азагында ук китергән иде.
—Гәзиткә язылганымны онытып, алдагы яртыеллык өчен кабат язылганмын. Шундый мәшәкать чыгарып, почта элемтә бүлекчәсенә барып хатамны төзәтеп йөрдем, — дип елмая Хасимьян абый.
Шунысын да әйтеп үтик, бүләк уйнаткан көнне Хасимьян Шәрип улы үзенең төгәл 70 яшен билгеләгән. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, үз өлешенә төшкән истәлекне шатланып, зур итеп кабул итте басмабызга тугры абунәче.
Гомеренең озак елларын ерак себер тарафларында автобус водителе кебек җаваплы эштә эшләп, хәзер туган якларына кайтып төпләнеп яшәгән Хасимьян абый һәм аның гаиләсе үз җирендәге үз хәбәрләрне яраткан басмасы битләреннән укып сөенә.
Читайте нас: