Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
29 Май 2019, 11:40

„Дөньялар имин булсын, гәзиткә язылырбыз!”

Иске Балтач авылында гомер итүче „Балтач таңнары” гәзитенең актив абунәчесе Яхия Якупов шундый фикердә.

Иске Балтач авылында гомер итүче „Балтач таңнары” гәзитенең актив абунәчесе Яхия Якупов шундый фикердә.
Бүгенге иртә редакциядә изге, матур теләкләрдән башланды. „Атна саен — бүләк!” акциясендә җиңүчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Яхия абый Якупов кызы Әлфия озатынуда бүләген килеп алды.
—1970нче еллардан башлап язылам район гәзитенә. Тагын язылачакмын. Дөнья иминлеге телим! Гәзиткә күп хәбәрләр языгыз, рәхәтләнеп укырлык булсын. Эшегездә уңышлар, иң мөһиме — сәламәтлек телим. Эшләрегез уң булсын.
Балачагы, яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килгән буын вәкиленең һәр сүзе, һәр теләге алтыннан да кыйммәт.
Читайте нас в