Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
16 Май 2019, 17:07

“Балтач таңнары” гәзитенә “Подписка декадасы”нда арзанрак бәядән язылу мөмкинлеге бар

Балтачлылар "Подписка декадасы" чорында „Балтач таңнары” гәзитен алдагы ярты елда алдыру өчен 871 сум 74 тиенгә языла ала.

Балтачлылар "Подписка декадасы" чорында „Балтач таңнары” гәзитен алдагы ярты елда алдыру өчен 871 сум 74 тиенгә языла ала.


Бүгеннән Бөтенрусия подписка декадасы игълан ителде. Декада 26нчы майга кадәр дәвам итә. Шушы ун көн эчендә матбугат басмаларына арзанрак бәядә язылып калырга мөмкин.
„Балтач таңнары”, „Йәнтөйәк” гәзитләренә язылучыларның бүләк оту мцмкинлеге дә бар. „Атна саен бүләк” акциясе дкада барышында да үтәчәк.
Район яңалыклары белән хәбәрдар булудан читтә каласыгыгыз килмәсә, бүгеннән подписка рәсмиләштерергә ашыгыгыз. Хезмәт кешеләре, төрле вакыйгалар турында, файдалы киңәшләр һәм башка язмалар белән редакция хезмәткәрләре сезне даими таныштырып барыр.
Декада чорында „Балтач таңнары” гәзитенә ярты елга язылу 871 сум 74 тиенгә төшә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына ташлама каралган. Алар өчен ярты елга язылу бәясе махсус : 801 сум 06 тиен . „Йәнтөйәк” гәзитен үз иткәннәр яртыеллыкка 382 сум 02 тиенгә языла ала. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары өчен бәяләр түбәндәгечә: 363 сум 90 тиен.
Вакытны дөрес кулланып район матбугатына язылыгыз. Бергә булыйк!
Читайте нас: