Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
7 Май 2019, 17:05

„Балтач таңнары” гәзитенә язылып күп бүләкләр оттым”

“Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты, Иске Балтач авылында гомер иткән Шәйхимансур Шакиров шулай ди.

“Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты, Иске Балтач авылында гомер иткән Шәйхимансур Шакиров шулай ди.
—Гомер буе гәзиттән аерылмадым, әле дә һәр санын көтеп алам, һәр җөмләсен укып барам. Бүләге өчен түгел, мәзәге өчен квитанция күчермәсен редакциягә китереп күп тапкыр бүләкләр оттым. Бер елны электр гриле чыкты, “Бәхетле авто” уенында ике тапкыр автокомпрессор оттым, стаканнар җыелмасы, гриль станогы — яратып алдырган басмабыз истәлекләре, — ди Шәйхимансур Зарифҗан улы.
Алдагы яртыеллыкка гәзиткә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен — бүләк!” акциясенең беренче уены үтте һәм бу юлы да Шәйхимансур абый бүләк отты. Бүген гәзитебезнең баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев бәхет елмайган абунәчегә бүләген тапшырды.
Гомере буе Балтач урман хуҗалыгында водитель булып эшләгән, куәтле МАЗ автомашинасын хезмәтләндергән хезмәт ветераны Шәйхимансур Шакировка киләчәктә дә яраткан басмасыннан аерылмавын телик!
Читайте нас: